Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер гасырлык гомеренең яртысы заводта үткән

Шушы көннәрдә  Бөек Ватан сугышы ветераны Галиулла Ярулла улы Әдиятуллинга 100 яшь тулды. Аны котларга  район җитәкчелеге дә, үзе 50ел эшләгән “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”ннан да килделәр.

Галиулла Яруллович  Бөек Ватан сугышы ветераны, бик күп бүләкләр иясе, шул исәптә -  2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы  ордены һәм “Германияне җиңгән өчен” медале.

Юбиляр 50 ел заводның 14нче цехында  эшли һәм намуслы хезмәте өчен бик күп бүләкләр, грамоталар белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” исеме дә бар.

Галиулла абый бүген дә  аек зиһенле, яшенә күрә хәрәкәт итәргә тырыша, вакытлы матбугатны укып бара. Үзен котлаулары, онытмаулары өчен рәхмәтле.

 

ФОТО район хакимияте сайтыннан  алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X