Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер-беребезгә шатлык өләшеп

Аллаһка шөкер, дуслар, газета укучыларыбызның санын әллә ни киметми генә агымдагы елның икенче яртыеллыгын да башладык!

«Яшел Үзән»ебезгә язылып, безнең белән булуыгызга чиксез шатбыз һәм үз чиратыбызда безнең дә сезне сөендерәсебез килә.
Атнасына ике тапкыр килүче газетабыз, әлбәттә, бераз булса да күңелләрегезгә җылылык бирәдер, чөнки без аның һәр язмасына укучыларыбызга булган хөрмәтебезне, яратуыбызны кушып эшлибез һәм сез аны сизәсездер дип ышанабыз. Әмма, онытмаган булсагыз, без бит әле абунәчеләребезнең квитанцияләрен уйнатырга һәм бәхет очрагы белән җирәбәгә чыгучыларга да кечкенә генә булса да бүләкләр вәгъдә иткән идек. Аларны безнең мөмкинлекләребезне аңлап, ихлас кабул итәрсез дип өметләнәбез. Әгәр дә хәлебездән килсә, һәр язылучыбызга өләшер идек ул күчтәнәчләрне.
Шулай итеп, түбәндәге исемлектә күрсәтелгән райондашларыбызны котлыйбыз һәм бүләкләрен редакциябезгә килеп алуларын үтенәбез:
1. Раушания Мингалиева – Норлат – кер киптергеч;
2. Гөлсинә Гыймадиева – Олы Шырдан – җыелмалы урындык;
3. И.Х.Хәкимуллин – Олы Карауҗа – су чистарткыч кувшин;
4. В. Сираҗетдинов – Акъегет – сиптергеч;
5. Фәрит Мостафин – Тат. Танае – геотекстиль;
6. Ф. Гирфанова – Бакырчы – таган;
7. Л.Фәтхуллина – Бишнә – лейка;
8. Р.Б.Сәйфетдинова – Мулла Иле – переноска;
9. Ш.С.Гыйззәтуллин – Яшел Үзән шәһәре, Гоголь урамы, 23А-51 – кәстрүл;
10. Ләйсән Шакирова – Айдар – ак савыт.
Шулай бер-беребезне шатландырып, ярдәмләшеп, дус һәм тату райондашлар үрнәге күрсәтеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев