Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер атна эчендә Яшел Үзәндә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән 8 кеше ачыкланган

15 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр Яшел Үзән районында автоинспекторлар 168 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Сигез шофер салмыш хәлдә руль артына утырудан куркып тормаган.

Җавапсыз шоферларның берсенә җинаять җаваплылыгы яный. Хокук бозучыны инспекторлар 20 гыйнварда 14.20 сәгатьтә Гастелло урамында 7а йорты янында туктаткан. Медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Инспекторлар аңа РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1нче өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Ә элегрәк машина йөртүче РФ КоАП 12.8 ст. 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган булган. Һәм хәзер аның гамәлләрендә полицейскийлар РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсендә каралган җинаять билгеләрен карый.

Калган исерек шоферларга РФ КоАП 12.8 маддәсе буенча беркетмәләр төзелгән.

Хокук бозучылар төрле урыннарда: Васильев, Осиново бистәсендә, Олы Ходяш авылында һәм Яшел Үзәндә күз уңына эләккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X