Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белгеч киңәшләре. Җәйнең соңгы аенда бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк?

«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА җәйнең соңгы аенда үтәлергә тиешле бакчадагы иң мөһим һәм кичектергесез эшләр турында сөйли.

Шулай итеп, бакчачыларга файдалы булачак белгеч киңәшләре. Август аенда аларны төрле эш көтә: уңыш җыю да, яшелчә культураларын кабат утырту да, туфракны савыктыру да, чүп үләннәренә, көндезге һәм төнге күбәләкләргә каршы көрәш тә, түтәлләргә су сибү дә.

Август аенда алма, груша, алыча, сырганак һәм соңгы чия сортлары өлгереп килә. Миләш өлгерә башлый, карлыган һәм крыжовник җимеш бирә. Алма һәм грушага артык өлгерергә ирек бирмәгез. Уңышны җыюга коры көнне сайлагыз. Шунда ук барлык черегәннәрен алып ташлагыз. Кыяр һәм помидорны 2-3 көн саен җыеп торыгыз. Иртә бәрәңгене казып алып, аны кояшта яхшылап киптерегез.

Августның беренче декадасында яшелчә, яшел тәмләткечләр, төсле кәбестә, брокколи кәбестә, татлы борыч, фасоль уңышын җыялар. Ташкабакны 20-25 см озынлыкка җиткәндә, баклажаннар карала башлауга түтәлләрдән җыеп алырга кирәк. Моның белән соңга калсаң, яшелчәдә әче тәм барлыкка килә.
Уңышын бвел җыеп алу өчен августта нәрсә утыртырга?

Редис. Бу культура кыска көн яктысын ярата, шуңа күрә август – аны кабаттан утырту өчен кулай вакыт. Айның беренче атнасы эссе булса, утыртуны ай уртасына кадәр кичектерегез.
Яшеллек. Салат, укроп, петрушка кебек үләннәр – боларны җәйге айларда бушаган түтәлләргә утыртырга мөмкин.
Шалкан. Әгәр сез бу тамыразыкны саклауга салырга җыенасыз икән, июль азагы һәм август башы – чәчү өчен иң яхшы вакыт.
Борчак. Тиз өлгерешле сортларга өстенлек бирегез, алар инде ай ярымнан соң ук уңыш китерәчәк. Чәчүлекләрне мөмкин кадәр озаграк файдаланыр өчен һәр 10 көн саен чәчәргә мөмкин.

Пекин кәбестәсе. Утырту өчен иң кулай вакыт - июль яки август.
Башка культуралар утыртасыгыз килмәсә, бушаган урында туфракны пар астында калдырырга була. Мөмкин булганча, мондый туфракны чүп үләннәреннән арындырырга кирәк.

Август - туфракны савыктыра торган вакыт
Август аенда туфракны савыктыру буенча чаралар күрергә кирәк. Туфрак өчен туклыклы матдәләрнең бозылган балансын торгызу мөһим, моның өчен горчица, арыш, люцерна һ.б. кирәк. Бу бигрәк тә балчык туфрак өчен файдалы булачак. Комлы туфракка килгәндә, сидератлар, киресенчә, аны тамыр системасы белән ныгытачак. Туфракны юудан һәм йомшартудан яклауны үсемлекләрнең яфраклары һәм сабаклары тәэмин итәчәк, алар исә җирне яру һәм киптерүдән саклаячак. Сидераль үсемлекләрнең яшәү вакыты ахырына якынлашуга, алар аксым, азот, крахмал һәм башка файдалы матдәләргә әйләнә.

Ни өчен чүп үләннәреннән котылганчы, аларны ныклап өйрәнергә кирәк?
Бакча һәм бакча яны участокларында чүп үләннәренең күп төрлесе үсә, шуңа күрә алар белән даими рәвештә көзгә кадәр көрәшергә кирәк. Агротехник алымнар - йомшарту, тамыры белән бергә чүп үләннәрен казып алу кулланыла. Чүп үләннәреннән арыныр алдыннан үсемлекләрне карарга кирәк, чөнки алар дачникка туфрак торышы турында мәгълүмат бирә. Әйтик, лебеда булганда, туфракка органик ашлама кирәк. Югары дымлылык турында осока, хвощ, лютик ползучий сөйли. Ромашка булган очракта, туфрак әче һәм аңа известь кирәк дигән сүз.

Участокта йолкынган чүп үләннәре белән нишләргә?
Бакчачылар ике ысулын белә: юкка чыгару яки компост өеме ясап эшкәртү. Әмма өченче юл да бар, күпкә гадиерәк – өзелгән үләнне урында калдыру. Мондый яшел каплау түтәлләрне артык яктылыктан саклыйк һәм туфракны киптерми. Вакыт узу белән калдыклар бик яхшы ашламага әверелә.
Зарарлы чебен һәм күбәләкләргә каршы ничек көрәшергә?

Август башында яшелчә чебеннәре һәм кәбестә корткычларының икенче очышы була. Чебеннәр йомыркаларын үсемлек белән янәшә туфракның өслегенә салалар, аннан личинкалар барлыкка килә. Алар тамыразыкка яки сабакларга зыян салаә, бу исә үсемлекләрнең һәлак булуына яки уңыш югалтуга китерә. Көндезге күбәләкләрнең йомырка салулары яхшы күренә, алар сары яки кызгылт сары төстә, аларны кулдан җыеп та юкка чыгарырга була.

Ә менә төнге күбәләкләр (кәбестә һәм суган көясе) бер йомырка сала һәм аларны күрү җиңел түгел. Беренче тапкыр алар май аенда очалар, икенчесе – августта. Җәй башында алар, нигездә, чүп үләннәренә, ә менә икенчесендә кәбестәгә һәм башка культураларга күкәй салалар. Аларга каршы иң нәтиҗәле чара - чүп үләннәре, томат, бәрәңге сабагы, пижма исе белән куркыту.

Җиләк-җимеш агачларын тукландырырга вакыт
Бакчада бу вакытта (август аенда) җиләк-җимеш агачлары киләсе ел уңышына нигез салалар. Аларны фосфор һәм калий белән тукландырырга кирәк.
Август азагы - сентябрь башында куаклар һәм агачлар: сирень, можжжевельник, чия, кызыл карлыганны күчереп утыртырга була.
Август-җиләк утырту өчен иң яхшы ай

Яшь мыеклар бу вакытка формалашып өлгерә инде, аларны әзерләнгән түтәлләргә утырту җиңел. Җиләкне 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Сайланган урынга перегной, компост һәм торф кертелә. Барысын да яхшылап тигезләргә һәм дөрес итеп су сибәргә. Җиде көннән соң утыртуга керешергә мөмкин. Бу вакытка органик ашламалар җирне барлык кирәкле элементлар белән туендырачак. Розеткаларны көрәк белән сак казып алалар. Һәр чокырга бер розетка гына утыртыла, чөнки куакларга үсеш өчен урын җитәргә тиеш.

Август аенда нинди культураларга су сибү кирәк?
Август аенда, корылык булмаса, барлык яшелчә культураларына, кыяр, кәбестә, кишер, чөгендердән тыш, су сибү тәмамлана. Бигрәк тә кишер түтәлләрендәге туфракның дымлылыгын игътибар белән күзәтергә кирәк. Дым җитмәүдән тамыразык ярылып китә, формасын югалта.

Агачларга су сибү акрынлап кими, әмма, әгәр һава торышы эссе һәм коры тора икән су сибүдән туктамагыз. Җиләк-җимеш куаклары дымга мохтаҗ, чөнки аларда киләсе ел уңышы өчен чәчәк бөреләре формалаша.

Любовь Занина,
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев