Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белем өчен акчалата призлар

26 октябрьдә “Россия: кешеләр, саннар, фактлар” дигән викторинаның дүртенче раунды старт алды.

Ул биш көн дәвам итәчәк. Турда катнашучыларга экспертларның 25 соравына җавап бирергә кирәк, ә барысына да дөрес җаваплар биргән өч белгеч 7 мең сум алачак.

Викторина барлык теләүчеләр өчен https://quiz.strana2020.ru сылтамасы буенча ачык. Катнашу өчен электрон почта адресын калдырып, сайтта теркәү формасын тутырырга, аннары биш сорауга җавап бирергә кирәк. Сорауларның һәркайсы өстендә 60 минутка кадәр уйларга мөмкин, ләкин максималь тиз җавап бирергә кирәк, чөнки акча призларын бары тик иң җитезләр генә алачак.

Сорауларга җавап биргәндә ярдәм итә торган кызыклы мәгълүматларны https://www.strana2020.ru Бөтенроссия халык санын алу сайтында табарга мөмкин.
Кулланучылар, экспертларның видеоҗавапларын карап яки аларны сайтта укып, дүртенче раунд тәмамлангач, дөрес җавапларны белә алачак.
Җиңүчеләрнең исемнәре югарыда телгә алынган сайтта да, викторина тәмамланганнан соң, Бөтенроссия халык санын алу социаль челтәрләрендә дә күрсәтеләчәк.

Чираттагы этап викторинаның финал, бишенче сессиясе булачак, анда да акчалата бүләкләр уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X