Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бел син ерак бабаларның ни чәчкәнен, ни иккәнен...

Һәр бала да үз иленең патриоты булсын өчен, аңа үз төбәгенең, район-авылының тарихын, аның күренекле шәхесләренең тормышын белү мөһим.

Тотрыклы патриотик үзаң, югары рухи-әхлакый сыйфатлар, кече-кечедән тәрбияләнә башлап, гомер буе ныгытылырга тиештер, дип саныйм. Үз нәселең тарихы аркылы халык тарихына якынаю, яшь буынны милләт җанлы, үз халкының улы һәм кызы итә.
Сүзем югарыда атап үтелгән кыйммәтләрне һәм төшенчәләрне колачлаган чара – укучыларның «Тау ягы: тарихы, мәдәнияте һәм рухи мирасы» исемле VIII төбәкара фәнни-гамәли конференциясе хакында. Әлеге конференцияне менә инде сигезенче ел рәттән 16нчы мәктәп үткәреп килә.
Тау ягы – Казан ханлыгы территориясенең Иделнең уң як ярын алып торган тарихи өлкәсе. Бүгенге көндә биредә Татарс тан, Чуашстан, Мордовия, Марий Эл, Сембер, Нижгар өлкәсенең бер өлешләре урнашкан. Әлеге төбәккә багышланган конференция үзенең географиясен елдан ел киңәйтә бара. Кабул ителгән фәнни эшләр арасында Яшел Үзән, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле районнары мәктәп укучыларының хезмәтләре бар иде. Конференцияне ачу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова, мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Роза Сәлахова, тарих фәннәре кандидаты, 11 нче урта мәктәпнең тарих укытучысы Алексей Егоров чыгыш ясады.
Конференция «Тау ягы халык ларының рухи гореф-гадәтләре һәм мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе», «Туган як буйлап сәяхәт», «Яшел Үзән шәһәренең данлыклы сәхифәләре» һәм «Минем нәсел шәҗәрәм» дип аталган секция ләргә бүленеп эшләде. Мәртәбәле жюри һәр эшне зур таләпчәнлек белән бәяләде. Фәнни-гамәли конференция кысаларында кунаклар җирле материаллардан файдалану буенча осталык дәресләре, сыйныфтан тыш чаралар, татар-рус-инглиз телләре буенча интеграцияләштерелгән дәресләр карады. Мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музее эшчәнлеге һәркемнең күңеленә хуш килде.
Үзеңнең, ислам тарихын белми торып, әлбәттә, бүген яңа тормыш кору дөрес булмас. Безнең татар ул – борынгы чорда ук үзенең дәүләтен булдыра алган халык. 2022 елда Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә. Конференция дә шул күренекле датага багышланган иде һәм аның уздырылуы да нәкъ менә 12 майга – әлеге тарихи көнгә туры килде. Кунакларга мәктәбебез укучылары һәм педагоглары тарафыннан шагыйрь Сөләйманның «Биләр дастаны» әсәренә нигезләнеп төзелгән «Болгар дастаны» исемле театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Жюри әгъзалары укучыларның фәнни-эзләнү сәләтләренең камиллеген, белемнәрен практикада куллану югарылыгын, мәгъ лүмат белән эшләү осталыкларын һәм әңгәмә кору сәләтләрен югары бәяләде. Фәнни-гамәли конференция йомгаклары буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дип ломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Суфия Гайсина,
туган (татар) тел һәм
әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев