Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөек күрәзәчеләр 2021 елга ниләр фаразлаган

Безнең һәрберебезнең киләчәккә күз саласы, пәрдәне ачып карыйсы килә. Әмма кешелек дөньясына ни язганны бары Аллаһ Тәгалә үзе генә белә.

Шуңа карамастан, кешеләр танылган күрәзәчеләр юраганнарның тормышка ашу-ашмавына төшенергә тырыша. Аларның манускриптларда һәм шәхси көндәлекләрендә язылган мирасы дөньяның бөек музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә сак лана.

Сукыр Ванга киләчәкне күрә белгән
Ванганың «дөньяны йотачак» куркыныч авыру хакында «чума Көнчыгыштан ки ләчәк» дигәне билгеле.
«Авыру миллионнарча гомерне өзә чәк, барлык дөньяга таралачак. Ул сарылардан киләчәк» дигән. Галимнәр башта моны «сары чире» дип уйлаган, хәзер кытайлыларның сары тәнле булуын искә төшерделәр. Ә 2021 елга Ванга болай дигән: «Кешеләр бу авыру аркасында акылдан яза башлаячак, үләчәк, ләкин авыруның үзеннән түгел». Моны ажиотаж тудырмаска, паникага бирелмәскә кирәк, дип аңларга була.
«Ышанганнар исән калачак. Ышанмаганнар мәңгегә үләчәк», дигән Ванга. Бөек күрәзәче беркайчан да турыдан-туры сөйләмәгән, аның «шифр»ларын чи шәргә, аңлый белергә кирәк.

Оптимизм өчен сәбәп бар. Ванга әйтүенчә, авыруны дәвалау юлы кешегә билгеле, аны күрә белергә генә кирәк.
Ванга Россиягә карата яхшы мөнәсә бәттә булып, аңа «бар дөнья өстеннән хакимлек» вәгъдә иткән. Дөнья апокалипсис чигенә җиткәндә нәкъ Россия котылуга юл күрсәтүче булачак. 2021 елда Россиягә кыскача өч фараз билгеләнгән: «Кешеләр азрак калачак», «Барлык илләр рус җиренә каршы чыгачак», «Бөек ил, тезләнгән җиреннән күтәрелеп, дөньядагы төп рольне алачак». Ә менә 2022 елда, Россия Кытай һәм Һиндстан белән берләшергә мөмкин.
Дөньяга ишелгән барлык катаклизм нардан, авырулардан кем генә котыла алачак соң? Ванга әйтүенчә, көнләшүдән һәм явызлыктан котыла алганнар гына.

«Бернәрсә дә коткармаячак – дан да, мал да – бары чисталык кына... Кешеләрдә явызлык күп, ләкин түзәргә кирәк... Кешеләр начар сөйләмәсен. Ризык бар икән – кеше шатланырга һәм Ходайны шатландырыр га тиеш. Чөнки барысы да ул теләгәнчә генә булачак».
Илнең сәяси тормышында сизелерлек үзгәрешләр булачак. Икътисадның бик нык «утыруы» мөмкин. Күп кенә сәясәтчеләр, хәрби бәрелешләр нәтиҗәсендә, илдән мәңгегә чыгып китәргә мөмкин.

Мессинг Россияне яраткан
Дөньяга киң билгеле талантлы гипнозчы һәм күрәзәче Вольф Мессингның да Россиягә, шул исәптән 2021 елга кагылышлы фаразлары күп.
Аның өчен икенче ватанына әйләнгән Россияне Мессинг бик яраткан. Күрәзәче сүзләренчә, 2021 елда «рус дәүләте барлык дөньяга каршы торуын дәвам итәчәк». Сәбәбе – Россиянең көньяк чигендәге кечкенә җир кисәге. Аның россиялеләргә күчүе дөнья конфликтына этәрәчәк. Ул вакытта кешеләр ни хакта сүз барганын аңламый. Ә хәзер аңлашыла – Кырымның Россиягә кушылуы дөнья күләмендәге хәлне кискенләштерде. Күрәзәче билгеләвенчә, инде бернинди авырлыкларга да карамастан, бу җир беркайчан да Россия составыннан чыкмаячак.

Мессинг 2021 елда Россия өчен икътисади авырлыклар башланачагын фаразлаган. Аеруча гади кешеләргә авырга туры киләчәк. Икътисадны тергезү өчен илгә күп көч һәм вакыт кирәк булачак.

Барлык дөньяны яулап алган яңа авыру аркасында илләр арасындагы кие ренке мөнәсәбәтләр тагын да кискенләшәчәк.
Дөнья лидерлары «чума» таралуга гаеп леләрне эзли башлаячак. Россия өчен бу тагын икътисади тетрәнү булачак. Ләкин күрәзәче Россиянең барлык авырлыкларны лаеклы җиңеп чыгачагын кабатлаган.
Мессингның искиткеч төгәллек белән кайбер вакыйгаларны фаразлавы билгеле: СССРның 1945 елның 8 маенда Бөек Ватан сугышында җиңүен, Сталинның яһүдләр бәйрәме көнендә, 1953 елның 5 мартында үләчәген, СССР таркалуын («70 елдан бу илнең эзе дә калмаячак»). Сталин улының гомеренә хәвеф янаганын сизеп, аны самолет белән очудан баш тарттыра, ә ул самолет фаҗигагә тарый. Күрәзәче үзенең үлеменең дә 1974 елда булачагын алдан әйтә.

Нострадамус фаразлаулары кешелек өчен мөһим
Нострадамус кебек бөек француз оракулының да фаразлаулары кешелек өчен кадерле. Хәзерге заман күрәзәчеләренең фаразлары җәлеп итми, чөнки алар карамагында мәгълүмат күп һәм күбесенең ул сәяси характер йөртә. Ә 16нчы гасырда яшәгән кеше фаразлаулары бөтенләй башкача кабул ителә.

Мишель де Нострадамусның биогра фия се бик кызыклы. Ул астрономия, медицина, химия һәм астрология кебек нигезле фәннәр белән шөгыльләнгән, җирдә кечкенә генә гарип пәйда булачагын фаразлаган, ул, мөгаен, роботны күргәндер. Ясалма интеллект үсешен күреп, куркыныч гарипләрнең барлыкка килүе дөньяны тетрәндерәчәген, халыкның Төньяк континентларга бөек күчешен, полюсларның һәм климатның үзгәрүе сәбәпле, Көньяк киңлекләрнең бушап калуы турында язган. Галим тел киртәләре юкка чыгачагын, кешеләрнең бер континентта яшәячәген, яңа раса һәм бер дини тәгълимат барлыкка киләчәген искәрткән. Боларның барысы да 2020-2023 елларда булачак. Галим әйткәннәрнең күбесе тормышка ашкан инде.


НӘТИҖӘ
Хәзерге кеше тормышы, аның нинди илдә яшәвенә карамастан, күңелсез, дип әйтеп булмый. Бүген без үзгәрәбез, әмма әлегә кайсы якка икәнлеге билгеле түгел. Кешелек, ниһаять, җирдә үзенең беркем түгеллеген аңлар һәм акылсыз хуҗа булудан туктар, табигать белән гармония дә яшәргә өйрәнер дип өметләнәсе кала.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев