Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БДИ тәмам: нәтиҗәләр нинди?

Бу атнаның дүшәмбесендә район һәм шәһәр мәктәп­ләрендә чыгарылыш кичәләре гөрләде. Быел XI сыйныфны 497 егет-кыз тәмамлады. Ниһаять, бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Һәм нәтиҗәләр сөендерерлек.

Быел БДИны 8 укучы 100 баллга тапшырды. Өч укучы химиядән, ике – әдәбият, бер – математика, бер – рус теле, бер – җәмгыять белеме. Иң югары балл алучылар исемлегендә район мәктәпләре дә бар. Алинә Әхмәтгалиева Раифа мәктәбеннән, ә Илсаф Сафин Осиново гимназиясеннән шушындый зур уңышка иреште.
Быел С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясен 11 укучы тәмамлады. Ике укучы медальгә, ике укучы ГТО нормаларын тапшырып, алтын значокка лаек булды. Сәяс Кыям улы Гыйматдиновның улы Рөстәм ел саен бирелә торган гаилә грантын иң алдынгы өч чыгарылыш сыйныф укучысына тапшырды. Җирле үзидарә башлыгы Альберт Сәлимов педагогларны Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләре белән шатландырды. Гимназия директоры Гөлинә Саттарова чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар бирде, ә 100 балл җыйган бәхетле Илсаф Сафинга район хакимияте башлыгы Александр Тыгин исеменнән айпад бүләк ителде.
Шау-шулы мәктәп еллары, төн йокыларын качырган сынаулар артта калды. Алда –зур тормыш. Барлык теләгән уй-хыялларыгыз чынга ашсын. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш егет-кызлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев