Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәчектә Мәүлид бәйрәме

29 ноябрь Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән көн. Һәм бу көннәрдә бөтендөнья мөселманнары әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп уза.

Мәүлид бәйрәме туганнар, дуслар катнашында мәҗлесләр оештырып, бүләкләр тарата торган көн. Аллаһ Тәгаләне зекер итәр өчен кешеләрне җыю, мохтаҗларга ихтирам һәм ярдәм күрсәтү – изге гамәл. Менә инде ничә ел рәттән Бәчек авылы мәчетендә дә Мәүлид мәҗлесе уздыралар. Быел да күркәм традициягә тугры калдылар. Зур бәйрәмгә Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Бәчек һәм Урысбага авылы өлкәннәре чакырулы иде.
– Бүгенге көндә татар теленә карата булган вәзгыять барыбызны да борчый. Әлбәттә, тәрбия гаиләдән килә. Нәкъ менә сезнең кебек ак яулыклы апаларыбыз, түбәтәйле бабайларыбыз оныкларына телебезне өйрәтүдә, милләтебезне, динебезне саклауда төп рольне үти, – дип башлады вәгазен Габделхәмит хәзрәт.
Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллин бәйрәмгә килгән әниләрне узып киткән Аналар көне белән дә тәбрик итте. Ә өлкәннәр өчен Мәүлид бәйрәме авылны җанландырып җибәрүче бер чара да иде. Инде кышка кереп барган көннәрдә күпләр бер-берсен сагынган. Иң мөһиме, әлбәттә, вәгазь тыңлап, коръән укып, салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү. Монысы исә Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлыгыбызны күрсәтә, иманыбызны ныгыта. Мондый бәйрәмнәрне Бәчекнең уңган киленнәре, кызларыннан башка уздырып булмас иде. Кечкенә авылны бер йодрык булып тотуда ярдәм итүче, аңа җан өрүче, һәр чарада активлык күрсәтүче Гөлнара Сибгатуллина, Миләүшә Гыймадиева, Лилия Сәлимханова, Люция Садриева бу көнне дә килгән кунакларны тәмле ризык­лары белән сыйлады. Мул табын артында тукланганнан соң, өйлә намазын укыдылар.
Мәүлид бәйрәме дөньяның мөселманнар яшәгән төрле җирләрендә төрлечә уздырыла.Шунысы игътибарга лаеклы, ул бәйрәмне һәр халык матур итеп билгели. Ә бәчеклеләр аны үзләренчә олылап, кадерләп үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев