Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баяным – юатучым!

«Сөйгән ярың кем?» — дисәгез, Гади генә бер кеше.

Гармун уйнау, баян уйнау
Аның бар белгән эше.
Син баянчы, мин җырчы ла,
Мин җырчы, син баянчы.
Баяныңны матур итеп
Гел уйнап кына торчы!

«Баяным — минем гомерлек юлдашым, сердәшем, юатучым, шатландыручым», – ди Норлатыбызның танылган баянчысы Габидуллин Хәдис Харис улы.

Кечкенәдән ул музыка тыңларга, җырларга яраткан. Әтисе гармунчы, әнисе җырчы булгач, бала ничек аларга охшамасын инде!?
Мәктәптә укыганда Хәдис сәхнә йолдызына әйләнде. Бер смотр, концерт аның катнашыннан башка узмый иде. Мәктәпне бетергәч Норлат егетләре белән ул ВИА да уйнап йөрде. Районның төрле авылларында чыгышлар ясыйлар иде. Берничә ел Норлат мәдәният йортында баянист булып эшләде.
Авылда Хәдис ничә туйда, мәҗлестә, бәйрәмдә уйнады икән!!! Бүгенге көнгә кадәр безнең моңлы күңелле авылдашыбыз кешеләргә баян телләре аша шатлык өләшә, күңелләрен юата, чистарта.
60 яшь ул — кешенең узган гомер юлына борылып карап, нәтиҗәләр ясый торган чагы. Хәдис Харис улының йөзе кызарырлык түгел. Үтелгән еллары — берсеннән-берсе мәгънәлерәк, башкарган эшләре берсеннән-берсе нәтиҗәлерәк аның. Габидуллиннар гаиләсенең горурлыгы, туган авылының йөзек кашы, өч улына үрнәк әти кеше.
Лаеклы ялга чыккач Хәдис Харис улы үзе клубта эшләгән чордагы сәхнә ветераннарын җыеп, алар белән репетицияләр ясап, концертлар куярга өметләнеп йөри. Бик күркәм ниятләр! Бу хәбәрне ишеткәч пенсионерларыбыз шул кадәр шат булдылар. Хөрмәтле баянчыбызга исәнлек, иҗат уңышлары, бәхет теләп калабыз.

Роза Ягудина,
Норлат
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норлат Яшел Узэн районы баянист гармунчы оста