Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БАТЫР ЙӨРӘКЛЕ ЗӘЙНӘП

Заманалар... Һәрчак ирләр ярдәменә мохтаҗ булган йомшак табигатьле ханымнарыбыз да таң калдыра хәзер.

Бигрәк тә эшмәкәрлек дөньясы мавыктырып харап итә үзләрен. Морадына җитәчәгенә тәмам мөкиббән китеп хатын-кыз икәнлекләрен дә онытып җибәрәләр кебек. Тавышы кырысланган, үзе әмер бирергә гадәтләнгән һәм ирләрчә чалбар киеп киң адымнар белән җилдерүче гүзәл затларны күргәч, барыбер шик-шөбһә тумый калмый: бу авыр тормышны ялгызы гына күтәрә алырмы икән соң алар!..

Көлемсерәвебез юкка, җәмәгать! Үткәнебезгә күз салсак, ышанмау тарлыгын ертучы мисалларны күп очратырбыз. Кыю хатыннарыбыз тирән эз калдырган тарихыбызда. Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында туып үскән Зәйнәп язмышын гына алыйк. Сүзем Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән Зәйнәп Садыйк кызы Садыйкова турында.
Аның эштә күренә башлавына инде алтмыш елдан артык вакыт үтеп китсә дә, халык аны яхшы хәтерли. Телдә әле ул һаман атаклы «Зәйнәп». Риваять итеп сөйлиләр аның кылган гамәлләрен Идел-Зөя буенда гомер сөрүчеләр. Менә шул истәлекләрдән торган хикәятемне хөрмәтле укучыларга тәкъдим итәм.

НӘФРӘТ  ҺӘМ  КӨРӘШ
Олы Шырдан авылында ил карты дип олылап йөртәләр Садыйк абзыйны. Дин белемен укытып кына яуламаган ул мир абруен, аның акыллы-зирәк киңәшче булуын да истә тота халык. Табигать тазалыкны да мул биргән үзенә. Гаярь иргә күп кенә Сабантуй мәйданнарындагы хәлиткеч көрәшләрдә тиңнәр табылмаган.
Һәм менә көтмәгәндә бәла. Садыйк абзыйны паралич зәхмәте, яшен суккандай, ике аяксыз итә. Әмма бирешми мәгъ­рур карт. Утырып-ятып кына тора алган гарипкә әйләнсә дә, рухы сынмый аның. Укытуын, киңәш-белем бирүен дәвам иткән ул. Хак Тәгалә сүзләре аеруча тансыкка әйләнә барган утызынчы еллар бит бу.
Садыйк абый шулай урынга береккән хәлендә картлыгын каршылый. Тормышта аңа җәмәгате һәм кызлары ышанычлы таяныч була. Кызларыннан уңалар Садыйковлар.
Кечесе – Зәйнәбе бар яктан да әтисенә охшап үсә диләр. Унбер яшьтән колхоз эшендә ныгый башлый ул.

Ильяс САЛИХҖАН

Фото гаилә архивыннан алынды.

Зәйнәп Садыйкованың (уңнан беренче) Норлат  районы  (элек район үзәге булган бу зур авыл  яшел Үзән районына керә)  милиция  бүлегенең  оператив хезмәткәре булып эшләгән чагы. 1942 ел.

Язманың дәвамын чәршәмбе санында укырга мөмкин (№75).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев