Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башкалада 27 градуска кадәр җылы булачак

Киләсе ике көндә республикада явым-төшем күзәтелми.

Бүген башкалада 27 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Киләсе ике көндә республикада явым-төшем күзәтелми. Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә һава температурасы +10-15 градус булачак, 25 июльдә көндез һава +24-29 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә төндә һава температурасы +14-19 градус тәшкил итәчәк. 26 июльдә көндез Татарстан буенча максималь температура +28-33 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев