Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баш миен картайта торган авырулар

Галимнәр баш миенең вакытыннан алда картаю сәбәбен атаган. Кайбер авырулар картлык деменциясе үсешен тизләтергә мөмкин. Метаболик синдром баш миенең иртә картаюын китереп чыгарырга сәләтле.

АКШ галимнәре 37 яшьтән 55 яшькә кадәрге ир-атларны һәм хатын-кызларны тикшереп, әнә шундый нәтиҗәләргә килгән.Тикшерүләр барышында белгечләр метаболик синдромның төп билгеләре - симерүдән, шикәр диабетыннан һәм гипертониядән җәфа чигүчеләр баш миенең вакытыннан алда картаю проблемасы белән ешрак очраша, дип ачыклаган.
Алар пациентларга магнит-резонанс томографиясе ясый һәм логик фикерләүгә тестлар уздыра. Әлеге авыруларны кичерүчеләрнең нәтиҗәләре бик түбән була.
Шул ук вакытта, галимнәр метаболик синдромнан җәфа чигүче кешеләрнең интеллектуаль сәләтләре башкаларныкына караганда түбәнрәк булмаганлыгын да җиткерә. Әмма бу чир Альцгеймер авыруы үсешенә һәм вакытыннан алда деменция барлыкка килүгә китерә ала.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев