Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баш миенә файдалы ризыклар

Кул кушырып утырганчы һәм нәрсә туры килде, шуны ашаганчы, без тәкъдим иткән ризыкларга өстенлек бирсәгез иде. Аларның баш мие эшчәнлеген яхшыртуы инде исбатланган.

Бөртекле культуралар. Ябыгырга теләүчеләр дә бөртекле культураларның организм өчен файдасы турында яхшы белә. Ул баш мие өчен дә бик әйбәт. Бодайның теләсә кайсы сор­ты фолий кислотасына бай. Коңгырт төстәге дөге, солы ярмасы, бөртекле икмәк, арпа турында да шуны ук әйтергә мөмкин. 
Чәй. Иртән каһвә турында онытыгыз, чәй бар бит! Яңа пешерелгән яшел, йә кара чәй баш мие өчен бик тә файдалы, чөнки анда катехин дигән матдә бар. Нәкъ менә баш миенә ул җитмәгәндә, үзеңдә авырлык, ялкаулык сизәсең икән. 
Йомырка. Яшь барган саен баш мие дә кечерәя башлый. Йомыркада В12 витамины күп һәм ул минең кибүенә каршы тора. Исегездә тотыгыз: йомыр­каны күп ашарга ярамый, көненә 1-2 данә бик җиткән. 
Карри. Әлеге тәмләткеч мине сафландырып һәм аны яңартып тору өчен кирәк. Каррида төп ингредиент булып куркумин тора, ә анда антиоксидантлар бихисап. Нәкъ менә алар ми­нең картаюын тоткарлый да инде. Бу тәмләткечне яратып бетермәсәгез, еш кулланырга кирәк димибез, ә айга бер тапкыр ризыкка кушу да җитә.  
Җиләкләр. Кара җиләк, мәсәлән, укуга  булган мөмкинлекне арттыра. Ә кура җиләк һәм кара бөрлегәндә антиоксидантлар күп. Көнгә бер генә җиләк капсагыз да, хәтерегез яхшырыр. 
Чикләвек һәм көнбагыш. Бөтен төр чикләвекләр дә баш миенә файдалы. Аларда омега-6, омега-3, шулай ук фолий кислотасы, Е һәм В6 витаминнары күп. Боларның барысы да яхшы фикер йөртү өчен ярдәм итә.
Яшелчәләр. Балалар, гадәттә кәбестә, шпинат яратмый, тик алар баш мие өчен бик тә кирәк һәм өлкәннәргә дә. Онытыла барган мәгълүматны искә төшерү өчен файдалы бу продуктлар. Альцгеймер авыруын һәм хәтер начарлануны булдырмас өчен дә ярдәме зур.
Балык. Көндәлек рационда балык ризыкларын куллансагыз, сәламәтлек өчен һәм баш мие өчен дә файдасы булыр. Атнасына бер кисәк балык ашаганда, әлеге дә баягы Альцгеймер авыруыннан сакланырга була. Чөнки балык­та омега-3 бик күп. Майлы кислоталар баш мие эшчәнлеген яхшырта. Галимнәр баш мие сәламәтлеге өчен селдь, тунец һәм лосось балыгын атый.

Алия Гаязова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: