Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Барысы да ял итә, әмма халык санын алу дәвам итә!

Бөтенроссия халык санын алу гадәти режимда узачак, исәпкә алучылар өйләргә йөрүләрен дәвам итәчәк, әмма вируслардан саклану чаралары көчәйтеләчәк.

Исәпкә алучылар индивидуаль саклану чаралары, битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән.

Наталья Гатауллина болай диде: “Эш көне булмаган көннәрдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр участоклар һәм шулай ук, КФҮдә урнашкан стационар исәпкә алу гадәти режимда эшләячәк. Анда, өйдә яки "РФ Дәүләт хезмәте" порталында исәпкә алыну мөмкинлеге булмаган кешеләр дә бара ала. Шул ук вакытта КФҮ интернетка керү мөмкинлеге булган компьютерлар белән җиһазландырылган. Йорт яки эш янында урнашкан, сезнең өчен уңайлы участокны сайлагыз».

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының актуаль эш графигы һәм адреслары Татарстанстат https://tatstat.gks.ru/vpn2020 сайтында урнаштырылган.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Торак йортлар буенча йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланалар. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр биналарында да язышырга мөмкин. 8 ноябрь буенча дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу битләрен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге бар.

Татарстанстатның кайнар линия телефоны (843)221-78-78

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев