Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Барсын да аракыга сылтап булмый

Яшел Үзән суды бу елның июлендә яшүсмер малайны көчләгән 24 яшьлек иргә хөкем карары чыгарды.

Хәзер гаепләнүчегә үз хисләрен тыя белмәве сәбәпле балаларга карата җенси мөнәсәбәттә җинаять кылган өчен иреген 2 елга кадәр чикләү юлы белән каты режимдагы  төзәтү колониясендә 13 ел утырырга туры киләчәк. Әмма аны каты режим төзәтерме, анысы билгесез. Бу адәм актыгы үз гомеренә тап төшерүдән тыш  7 яшьлек балага физик яктан да, әхлакый яктан зур зыян салган.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин аңлатуынча, әлеге хәл кичке сигезләр тирәсендә була. Балалар мәйданчыгында кая барып бәрелергә белми утырган исерек ирнең башына сәер уй килеп, шундагы җиде яшьлек малай белән әңгәмә кора. Теләгәненә ирешү максатыннан әллә ниләр уйлап чыгара һәм балага бергә кибеткә барып көчекләргә сөт сатып алырга тәкъдим итә. Малай аның сүзләренә ышана. Ир аны куаклар арасына алып кереп үзенең кыңгыр гамәлен кылмакчы була. Әлбәттә инде, берни аңламаган яшүсмер каршылык күрсәтә. Шул вакытта ир  баланы башына сугып ега һәм үзенең уйланган планын тормышка ашыра.
Судта гаепләнүче гаебен таный. Таныса да, балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы җинаять кылган өчен катгый карар чыгарыла. Аны мондый эшкә барырга эчкән аракысы сәбәп булгандырмы. Булгандыр анысы да. Әмма кылган җинаятеңне аракыга сылтап калдыра алмыйсың, җәзасын барыбер аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев