Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Барлык Яшел Үзән районы халкын һәм «Майский» теплицалар комбинаты коллективын Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең фидакарь хезмәтегез илебезнең азык-төлек иминиятен тәэмин итә.

Агросәнәгать тармагында тир түгүчеләр үз эшләренең мөһимлеген аңлый һәм көн саен уңдырышлы җирләр, бай үсемлек дөньясын, авыл хуҗалыгы кебек байлыгыбызны саклауга, арттыруга барлык көчен куя.

«Майский» теплицалар комбинаты хезмәткәрләре тырышлыгы белән, инде ярты гасырга якын, районыбыз, республикабыз һәм хәтта Россиянең күп кенә өлкәләре халкы ел әйләнәсе сыйфатлы һәм файдалы продукция куллана.

Бетмәс энергиягез, эш сөючәнлегегез һәм һөнәри осталыгыгыз, куелган максатларга ирешүдә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык, рух һәм күңел күтәренкелеге телибез. Көнне төнгә ялгап эшләп ирешкән нәтиҗәләрегез канәгатьләнү бирсен һәм зур уңышларга китерсен, хезмәтегез һәрвакыт тиешенчә, лаеклы бәяләнсен.

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты» ААҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев