Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бар иде заманнар

Ураза һәм корбан гаете иң олы һәм көтеп алган дини бәйрәмнәребез. 

Авылда мәчет юк заманнарда да, өлкәннәребез югалып калмый иде. Әтиләр, бабайлар, күршеләребез Заһидулла Фатхуллин, Зарифҗан Җаффаров, Хөсәенов, Вәлиуллин күмәк җыелып, изге эшкә зиратка юнәлә иде. Азан әйтеп, намаз укый, әрвахлар рухына дога кылып кайта иделәр. Әни камыр ашлары пешереп, әтине көтсә, без абый белән ялт-йолт килеп, тәрәзәгә, ишеккә күз сала идек. Әти, бабайлар һәммәсе чиста-пөхтә киенгән, карап кына торасы килә. Әти, абыем Асфандияр белән миңа һәм әнигә Аллаһ ризалыгы өчен дип, сәдака бирә һәм дога кыла идек. Әй ул тиен акчаларга куануыбыз. Шул чаклар искә төшә дә,  күзләргә яшь килә. Сагындыра, бик сагындыра балачак, туган авыл...

Рәшидә Вилданова-Тимергалиева,
Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу кайсы авыл мэчете бу? Искиткеч матур.

    • аватар

      Яшел Үзән

      0

      0

      СөбханАллаһ! Акъегет авылы мәчете