Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Банк ябылды. Вкладыма тиешле процентларны кайтара аламмы?

– Лицензиясе алынган банк та минем акчаларым бар. Аларны миңа кайтарачаклар, беләм. Ә менә процентлар белән ни булачак? Аны исәп ләячәкләрме? Кайсыбер кертемгә (вкладка) процентлар ай ахырында түләнә, ә ул вакыт җитеп өлгермәде. 

– «Россия Федерациясе банкларында физик затларның кертемнәрен иминиятләштерү турында»гы 177-ФЗ номерлы закон буенча, мондый очракларда сумма 100 процент, әмма 1,4 миллионнан артмаган күләмдә кайтарырга тиеш. Шушы ук законда кертем (вклад) турында болай диелә: кертем ул – аның суммасына капитальләштерелгән процентлар кушылган акча. Ә кертемне кире кайтару күләме иминиятләштерелгән очракның, ягъни банк «шартлаган» көннең ахырына исәп ләнә. Моннан тыш, «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында»гы 395-1 Федераль закон буенча, банкның лицензиясе алынган моменттан башлап, аның бурычларын үтәү срогы башлана. Боларга нигезләнеп, сезгә төп сумманы да һәм банк лицензиясез калган көнгә кадәр исәпләнгән процентларны да кайтарачак лар дигән нәтиҗә ясарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев