Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балыкчыны коткарганнар

Язгы бозның куркыныч булуын күпме генә язып, сөйләп торсак та, балыкчыларның үз туксаны туксан. 

Коткаручылар Яшел Үзән районында адашкан балыкчыга ярдәм иткән.
Узган ялда 40 яшьлек ир-аттан хәбәр килгән. Ул абыйсы белән Кызыл Яр тирәсендә Сумка елгасында балык тоткан, абыйсы киткәч, үзенең кайда икәнлеген аңламаган. Эзләүгә Васильево полиция бүлеге, табиблар, коткаручылар керешкән. Һәм аны Атлашкино районында тимер юл күпереннән 200 м ераклыкта табып алганнар. Туңган балыкчыны дәваханәгә илткәннәр. Бу хакта Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт учреждениесе матбугат-хезмәте хәбәр итә.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үләсеннән дә курыкмыйлар бит, шул балык өчен. Иң ялкау кешеләр эше инде ул балык тоту, көне буе ничек җаннары чыдап утыра, диң!