Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балыкчыларның үз туксаны туксан

Бу балыкчыларны күпме сүксәң дә юк, үз туксаннары туксан. Язгы боз ястык калынлыгы кадәр булса да ышанма, ди халык.

Әмма бу сүзләр генә балык дип шашкан кешеләрне туктата алмый. Районга командировкага чыкканда Идел, Зөя елгасында мыжлаган халыкны күреп шаккаттык. Нинди баш кирәк икән шул суы чыккан елгага кереп утырырга?!

Бу атнада Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Зеленодольск бүлеге хезмәткәрләре рейд барышында юка язгы бозга чыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында кисәтте.Социаль челтәрләрдә кайбер яшел үзәнлеләр Иделдә боз китү турындагы фотосурәтләр белән актив уртаклашканда, икенчеләр көпшәкле юка бозда балык тотып утыруын дәвам итә. Боз өстендәге су да куркытмый үзләрен.

- Батмыйбыз, кирәк икән, бер-беребезгә ярдәм итәчәкбез. Соңгы көннәрдә тотып каласы килә бит, - ди балыкчылар.

Җәмәгать тәртибен тәэмин итү бүлеге белгечләре беркетмәгә кул куярга тәкъдим итә. Беренче тапкыр кисәтү. Кабат бозга чыга калсалар, ТР КоАП 3.10. 2нче маддәсе буенча 1,5-2 мең сум штраф яный.

- Без гражданнардан бозга чыкмауларын үтенәбез, бу тормыш өчен бик тә куркыныч! Көндәлек рейдлар барышында балыкчыларның игътибарлы булуын сорыйбыз, чөнки язгы боз гаҗәеп мәкерле! Үзегезне саклагыз! – дип мөрәҗәгать итә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Зеленодольск бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев.

Балык тотам дип өйләреннән чыгып киткән гаилә башлыкларының, ни кызганыч, кире кайтмаган очраклары да юк түгел. Нәрсә генә дисәләр дә, балык кеше гомереннән дә кадерлерәк була алмый. Бозга чыгар алдыннан иң әүвәл якыннары турында уйласыннар иде. Үкенечле булмасын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев