Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балыкчылар боз астына китте

Бүген, иртәнге 8дә"112" хезмәтенә Исаково авылы янындагы Зөя елгасында, ике ир-ат боз астына киткән, дигән хәбәр килә.


 
Аларның берсе судан мөстәкыйль рәвештә чыга һәм иптәшенә ярдәм сорап гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә. 
Бу хәл булган урынга кичекмәстән коткаручылар, полиция хезмәткәрләре һәм медиклар килеп җитә. Барлыгы 14 кеше һәм 4 берәмлек техника, шул исәптән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлекчәсеннән 10 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителә. 
Гадәттән тыш хезмәтләр килеп җиткәнче, бу хәлгә шаһит булган кешеләр икенче балыкчыга ярдәм итәргә өлгергәннәр иде. 
Болар күрше Чувашиядән килгән "кунаклар" булган, күрәсең. 
Шунысы игътибарга лаек, шушы көннәрдә бу урында 7 сантиметр калынлыкта бозга каткан. Һәм үз гомерләрен куркыныч астына куйган гражданнарны ачыклау буенча массакүләм рейд үткәрелде. Беркетмәләр, әңгәмәләр һәм штрафлар туктатмый шул "акылсызларны".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев