Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балык – акыл өчен азык

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә балык пресервларына дегустация ясаганнар.

 

Элек-электән балык ризыкларының файдасы турында күп сөйлиләр, бигрәк тә акыл өчен. Заман диетологлары күзлегеннән караганда, балык аксым чыганагы булып тора. Белгечләр рационга балык һәм диңгез ризыкларын атнага 2-3 тапкыр кертергә киңәш итә. Әмма Россиядә, башка алга киткән илләр белән чагыштырганда, балык азрак кулланыла. Россия медицина фәннәре академиясе тәкъдим иткәнчә, балык һәм балык продуктларын куллануның физиологик нормасы елына 24 килограмм тәшкил итә. Безнең илдә ул, мәсәлән, бер кешегә 18 килограммнан артмый.

Балыкны куллану-кулланмауга бәяләр аспекты да йогынты ясый. Кызыл балык сортларының бәясе, кагыйдә буларак, бик югары. Шулай ук, балыкның сыйфаты һәм куллану өчен уңайлылыгы да мөһим фактор булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә, өстәмә эшкәртүне таләп итми торган продуктлар, әйтик филе-кисәкләрдән ясалган, чистартылган пресервлар өстенлекле булып кала. Балык пресервлары, консервлардан аермалы буларак, стерилизацияләнми һәм шуңа күрә саклану срогы да кыскарак

Хәзер сәүдә оешмалары кулланучыларга матур төргәкләрдә бик күп балык пресервларын тәкъдим итә.

Әлеге балык ашамлыкларының сыйфатын ачыклау максатыннан, республика сәүдә челтәрләреннән белгечләр иң еш сатыла торган маркалардагы 41 продукция үрнәген сатып алып, алардагы агулы элементларны, нитрозамин, консервантларны, физик-химик һәм органолептик күрсәткечләрне билгеләү өчен аккредитацияләнгән лабораториягә җибәргән. Әмма нәтиҗәләр генә сөендерерлек булмаган: сайлап алынган 20 балык пресервының 4сендә сыйфат һәм куркынычсызлык буенча җитешсезлекләр ачык ланган.
Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре, һичшиксез, кулланучыларга җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев