Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балтадан – ботка

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан һәр оешма умарта оясы кебек гөж килә, хөрмәтле вә гыйззәтле гүзәл затларыбызның күңелен күрү өчен бүләкләр белән генә котлап калмыйча, төрледән-төрле чаралар уздыра. Яшел Үзән ПАТПсында оештырылган «Балтадан ботка» бәйгесе искиткеч җанлы һәм бик тә кызыклы булды.

Ул конкурс алдан әзерләнгән командалар түгел, ә бәйрәм җыенына килгән хезмәткәрләрдән бары тик шунда гына тупланган төркемнәр арасында узуы белән үзенчәлекле. Катнашырга теләк белдерүчеләрдән өч команда оешты: икесе – кызлардан гына торса, берсендә – гел егетләр генә иде. Әй, чәчәкле алъяпкычлар килешә дә инде үзләренә. 8 мартта гына түгел, көн саен шуларны киертеп кухняда плитә янында гына «биетеп» торырсың менә!  Оешма җитәкчесе Рамил Садыков чыгышыннан соң жюри әгъзалары билгеләнде һәм җиде биремнән торган баттлга старт бирелде.  
Иң элек һәр команда үзенә исем кушты һәм аңа реклама шигаре (лозунг) уйлап тапты. Шуннан, чын мәгънәсендә, бик кызу ярыш башланды. Һәр өстәл кәрзиндә булган продуктлардан өч төрле ризык әзерләп бик матур табын корырга тиеш иде. Кем бу биремне чын осталарча башкарды дип уйлыйсыз? Егетләр! Ә менә макароннан муенса, кабат егетләрнеке оригиналь һәм матуррак ясалган иде. Алар аны бәйрәм тематикасына бик тә туры китереп, сигезле рәвешендә тезгәннәр. Жюридагы ике гүзәл ханым – Илсөя Завилейская белән ПАТПның өлкән контролеры Галина Федотованың йөрәгенә ничек юл табарга кирәклеген белгәннәр алар! Молодцы!
Конкурсантлар биремнәрне үтәгән арада, шундый матур итеп оештырылган бәйрәм чарасына бик аз күләмдә килгән автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре менә дигән концерт та карады әле. Җырлар һәркем зәвыгына туры килерлек итеп, татар, рус, инглиз телендә яңгырады. Ул арада капитаннар биш төрле тәмләткечне күзләре бәйләнгән килеш, кабып карап нәрсә икәнен ачыклады. Керән, горчица, куркума, кара борыч һәм соя соусы аерым кабып караганда бер дә тәмле түгел шул! Егетләр куркуманың исемен әйтә алмаса да, жюри аларның, «пылауга куша торган сары нәрсә», дигән җавап­ларын кабул итте. Аның каравы тамаша кылучыларга бик күңелле булды, көлеп авызлар арып бетте. Юнәлеш күрсәтүче сораулар буенча тартмада яшерелгән әйберне генә ни икәнен белә алмый изаландылар. Әмма бер ялгышлык кына аларга җиңүче булырга комачау була алмады.

– Өч команда да бер дәрәҗәдә көчле. Тик егетләр бәйрәм алдыннан гүзәл затларыбызга бүләк ясау өчен  бик тырышты, күрәсең, шуңа җиңделәр дә. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, көндәлек тормышта да хатын-кызларыбызга шундый күркәм табыннар әзерләп, күңелләрен күрергә онытмыйк. Алар шундый игътибарга һәрвакыт лаек, –  дип, чарага килүчеләргә рәхмәт сүзләрен һәм матур теләкләрен җиткерде ЗПАТП җитәкчесе Рамил Садыков.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рамиль Амирович, молодец! Всегда позитивно и интересно. В ЗПАТП жизнь кипит!

    Теги: ЗПАТП Зеленодольское предприятие