Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балчык чүлмәккә кайтыр чак җитте

Күптән түгел миңа Америка компаниясе уздырган бер семинарда катнашырга туры килде. Анда танылган эксперт пластик әйберләр составына кертелгән бисфенол аның кеше сәламәтлегенә төзәтеп бетерә алмаслык зыян китерүе турында сөйләде.

Шул вакытта  мин бисфенол белән кызыксына башладым. Өйдә пластик савытларда сакланган ашамлыкларны башка төрлеләренә күчерергә дә тырышып карадым. Юк икән, мөмкин түгел икән. Пластика хәзер безнең көндәлеккә искиткеч дәрәҗәдә үтеп кергән ки, хәтта белә торып та тормышны үзгәртеп булмаслык дәрәҗәгә җиткергән. Шулай да, үзем укыган кайбер мәгълүматларны биреп китәм. Алар инде күптән галимнәр тарафыннан тикшерелгән, исбатланган.

Әйтүләренчә, микродулкынлы мичләр өчен махсус ясалган «ВРА free» пластик әйберләр составына бисфенол А кертелмәгән. Кызганычка, пластик әйбер  кеше сәламәтлеге өчен бервакытта да 100 процент дәрәҗәсендә куркынычсыз була алмый.  

Сәнәгать пластиканың зыянын яшерә

Галимнәр күптән инде химик матдәләр кергән пластмассаның зыянын ачыклаган. Бисфенол А (ВРА), мөгаен, иң танылган пластик химикаттыр. Ул су шешәләре, теш герметикасы, калай капкачларның подкладкалары, касса чеклары составында бар. Бисфенол А инсулинга резистентлык, 2нче типтагы диабет, йөрәк-кан тамырлары, астма, рак, бавыр авыруларын китереп чыгарырга сәләтле.
375 миллиардлы (долларларда әлбәттә) пластмасса индустриясе  продукцияләренең зыянын күрсәткән тикшеренүләр белән килешә алмый.

Пластика безне авыру ясый

Химия сәнәгате куркыныч дөрес­лекне никадәр генә яшерергә тырышмасын, галимнәр проблеманы өйрәнүен дәвам итә.  Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, хроник авырулар, диабет һәм йөрәк авырулары китереп чыгарудан тыш бисфенол А ир-атларның һәм хатын-кызларның фертильлегенә дә зыян сала.

Коточкыч дөреслекнең дәвамы газетада (№50).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X