Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баласын мәктәптә укытасы килмәгән өчен качырган

Липецкта яшәүче гаилә кызларын мәктәпкә йөртмәс өчен, ул югалды, дип ялган хәбәр тарата.

Бала һәр ата-ана өчен дә иң газиз, иң кадерле кеше, хәтта аның өчен үз җаныбызны да бирергә дә әзер без. Липецк кешеләре дә нәкь шулай фикерләп, балалары мәктәпкә йөреп азапланмасын, дип уйлагандыр, күрәсең. Юкса, аларның гамәлләрен берничек тә аклап булмый.
Липецк өлкәсе прокуратурасы белдерүенчә, 2 сентябрьдә Ельцо авылында сигез яшьлек кыз югала. Баланы эзләүгә хокук сакчылары һәм волонтерлар алына, әмма, соңрак, кызның Мәскәү өлкәсендә исән-имин килеш яшәп ятуы, аны алдан ук әти-әнисенең махсус шунда алып китүләре ачыклана.
Прокуратурада исә вакыйганың тулы хронологиясен торгызганнар.
Гаилә Паниковец авылында көн күргән һәм сигез яшькә кадәр кыз мәктәп дәресләренә йөрми. Әнисе, мәктәп директоры таләбе буенча, баланы беренче сыйныфка теркәтә үзе, әмма кызын мәктәптә укытырга теләми. Кызның әтисе белән бергә алар баланы бөтенләй Елецк районына алып китәргә план коралар. Ә уку елының беренче көнендә кызның иртә таңнан өйдән чыгып китүе хакында хәбәр итәләр.
Бу гаиләдә мәктәптә укуны дини карашлары аркасында хупламыйлар икән, шуңа күрә баланы педагоглардан яшерергә булалар. Хәзер кыз өйдә белем алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X