Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаңны тыңлый беләсеңме?

Балалыктан яшүсмерлек чорына аяк басучы ул-кызларыбыздан еш кына «Мин үзем дә барысын да беләм!» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Үзләрен зурлар кебек хис итеп, нәрсәдер исбатларга тырышуларына, психик яктан үсешләренә бу вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Яшүсмерләр мохитендә негатив күренешләрне булдырмау максатыннан, Яшел Үзән районы һәм шәһәре мәктәпләрендә төрле темаларга гомуми ата-аналар җыелыш лары уза. Аларның еллык планы төзелгән. Гыйнвар аенда үткәрелгәне «Баланың виртуаль тормышы: интернет дусмы, дошманмы?» дигән темага багыш ланган иде. Биредә үлемгә китерүче интернет- 
уеннардан балаларны йолып калу, үз-үзенә кул салудан саклау чараларын күрү, ә андый очрак лар, ни кызганыч, бар, һәм күбрәк улың яки кызың белән дус булып, ешрак сөйләшүгә, аралашуга урын бирелү турында киңәшләр әйтелеп килә. Шулай ук үз фикерләрен балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар да җиткерә. 
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева җиткергәнчә, 4-34-30 телефоны аша идарәнең кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, ярдәм кирәк булса, психологка, психиатрга язылыр га була, шулай ук лекция үткәрү өчен заявка калдырырга мөмкинсез. 
Бердәм дәүләт имтиханнары якынлаша. Бу чорда биг рәк тә авызың нәрсә әйткәнне колагың ишетергә тиеш. «10 ел буе ни турында уйладың син?», «Син башсыз дан кала, барысы да бирәчәкләр», «Репетиторларга акча түгәмме соң, барыбер тапшыра алмыйсың» кебек буш сүзләр белән балагыз ның йөрәген телгәләп, канатларын кискәнче, «Без сиңа ышанабыз», «Без бу сынауларны бергә җиңәчәкбез!», «Син бит әзерләндең, барын да биреп чыгачаксың» дип үсендереп, ярдәм итәргә кирәк. Менә шул чакта улыгыз яки кызыгыз гаилә җылысын тоеп, алда торган сынауларны курыкмыйча, җиңүгә нык лы ышаныч белән узачак.

Балаларыгызны тәрбияләмәгез, алар барыбер сезгә охшаячак. Үзегезне тәрбияләгез! Инглиз халыкмәкале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев