Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларны йөрергә өйрәтик

Яшел Үзәндә әледән әле яшүсмерләрнең юл-транспорт фаҗигасенә эләгүе билгеле чынбарлык булып тора.

Шуңа күрә автомобильчеләрнең дә, ата-аналарның бу контингентка карата бик игътибарлы булулары кирәк.
7 майда, мәсәлән, Кольцевая урамында «Рено Сандеро» автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир-ат, машинасын артка борганда, 6 яшьлек баланы бәрдерә. Бу баланың әти-әнисе кайда булгандыр, анысын әйтүе авыр. Ничек кенә булмасын, машина күп урында аны игътибарсыз калдырганнар. Бу очракта алар да җаваплы булып кала. Ә инде автомобильчегә суд каршында җавап тотарга туры килер.
Ярый әле, бәхеткә, бала зур тән җәрәхәтләре алмаган. Бәрелү җиңелчә генә булган. Аны, дәваханәдә ашы гыч медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Озакламый җәйге кани кул лар башланачак. Ише гал ларында, юлларда бала ларның уен белән мавыгып машина астына керү куркынычы арта. Шуңа күрә бәхетсезлек очрак ларын булдырмау буенча актив эш алып барыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев