Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларның каникулы җитә: кайда ял итәргә?

6416 юллама биреләчәк.

Уку елы тәмамлануга һәр әти-әни өчен сорау туа. Балаларның каникулын ничек итеп файдалы һәм күңелле уздырырга? 2018нче елның җәендә балалар һәм яшьләр берничә юнәлештә ял итә һәм берүк вакытта эшли дә алачак. Моның өчен Яшел Үзән районына республика бюджетыннан 28 млн 218 мең 400 сум акча күчерелгән. Бу 6416 юллама дигән сүз.

Җәйге ялны һәм сәламәтләндерүне оештыру турында район һәм шәһәр Советының 37нче сессиясендә Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нуриева тәфсилләп сөйләде. Быелгы җәйдә барлыгы 6416 бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Моңа мәктәп яны, хезмәт һәм ял, палаталы, профильле сменалы һәм стационар лагерьлар керә.

– Норматив финанс чыгымнары бер балага көненә ялның төрлелегенә карап билгеләнә. Стационар лагерьда ул 732,81 сум булса, мәктәп яны лагерына йөрүчеләр өчен 158,11 сум тәшкил итә. Елдагыча, бюджет өлкәсендә эшләүче әти-әниләр өчен юлламаның норматив бәясенең 85 процентын бюджеттан субсидия хисабына түләнә. Әти-әниләргә 15 процентын гына капларга кала. Предприятиеләрдә эшләүчеләргә шулай ук ташламалар каралган, – дип сөйли җитәкче.

Яшел Үзән районында җәйге чорда М.Җәлил исемендәге, «Горьковец» һәм «Васильевский» шифаханәсе территориясендә балаларны сәламәтләндерү лагерьлары эшлиячәк. М.Җәлил исемендәге лагерьда беренче смена 6 июньдә, «Горьковец»та – 29 майда, «Васильевский»да – 1 июньдә башланачак. Авыр тормышта яшәүче һәм социаль яктан куркыныч хәлдә калган балаларга ТР Сәламәтлек саклау линиясе буенча шифаханәләргә 93 юллама биреләчәк. Шулай ук ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан югарыда әйтелгән катламнан 126 бала шифаханә һәм лагерьларда ял итә алачак.

Җәй ял итеп кенә калмыйча, азрак акча эшләп алырга да мөмкинлек бирә бит әле ул. «Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ннән якынча алынган мәгълүматлар буенча, быел каникул чорында 920 балигъ булмаганнар һәм яшүсмерләр эшкә урнаштырылырга тиеш. Шул исәптән 589 – шәһәрдә, 331 – районда.

Иң мөһиме һәр бала күз уңында булырга тиеш! Лагерьдамы ул, әллә диңгез ярындамы, йә булмаса дәү әни белән бабай янында авылда кунактамы... Һәвеф-хәтәрсез, имин, сагынып сөйләрлек, күңелле каникул гына була күрсен.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район лагерь летние каникулы