Балаларга багышланган гомер
Халык мәгарифе отличнигы, ветеран укытучы, 36 ел балалар укыткан әнием Әминә Габдрахман кызы Әхмәтова Бәчек авылында гомер кичерә.
Әниемнең балачак хыялы – укытучы булу 1972 елда тормышка аша. Казан дәүләт университетының тарих-фәлсәфә факультетын тәмамлап, 2008 елга кадәр тарих, география фәннәрен укыта, бөтен гомерен укытучылык һөнәренә багышлый.
Балаларның яраткан укытучысы булу өчен, ай-һай, никадәр көч, түземлелек, тырышлык кирәк?! Ә әни укучыларның чын-чынлап яраткан Апаларына әйләнә. Кайларда гына булмый алар?! Әнине хезмәттәшләре сәяхәтче-укытучы дип йөртә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Кунгур, Яшел Үзән шәһәрләренә сәяхәт итәләр. Г.Камал исемендәге академия театрының һәр премьерасын карап баралар.
Әни дәресләрне һәрвакыт кызык, мавыктыргыч итеп үткәрә, һәр укучыга шәхес итеп карый. Шуңа да балалар белән уртак телне тиз тапты, ата-аналар, хезмәттәшләр арасында хөрмәте зур булды.
Олимпиадаларда, конкурсларда, укучылары призлы урыннар яулады, фән атналыклары, «Нәрсә ул батырлык?», «Тынычлык» дәресләре, «намуслылык төшенчәсен син ничек аңлыйсың» һәм башка бихисап темаларга үткәрелгән кичәләр, сыйныф сәгатьләре, дәрестән тыш чаралар балалар күңелендә якты эз калдыргандыр. Чөнки хәзер дә лаеклы ялда булуына карамастан, укучылар аны бик хөрмәт итәләр, кайда гына күрсәләр дә «Исәнмесез, Апа!», «Безнең Апа» дип ерактан ук сәлам бирәләр, хәлләрен сорашалар, телефоннан шалтыратып, бәйрәмнәр белән котлыйлар, рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.
Лилия Әхмәтова.
Бәчек – Казан
Язманы тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№89).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев