Балалар юлда йөрергә өйрәнә
Яшәеш

Балалар юлда йөрергә өйрәнә

​​​​​​​Яшел Үзәннең “Карлыгач” 1нче балалар бакчасында  кызыклы чара оештырганнар.

Ул юл иминлеге акциясе кысасында балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү, уткайтаргыч элементларны популярлаштыру максатын куя.

Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин һәм профилактика бүлеге җитәкчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмә корган, ә балалар үзләре агитбригада оештырган.

Бу мөһим теманы тагын да ныгыту өчен балаларга уткайтаргыч элементлар да таратканнар.

Зөлфия Шакирова


Зеленодольск детский сад световозвращающие элементы

Нет комментариев