Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар ялы тиешенчә оештырыла

Яшел Үзән районында җәйге ял һәм сәламәтләндерү кампаниясендә 5 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашачак.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков дүр тенче чакырылыш Яшел Үзән районы Советының җиденче сессиясе барышында балаларның һәм яшьләрнең җәйге һәм сәла мәтләндерү ялын оештыру турында сөйләде.

2021 елның җәйге кам пания сендә 5746 бала һәм яшүсмер өчен ял оештыру планлаштырыла:

  • 240 кеше – палаткалы лагерьларда;
  • 1200 кеше –стационар лагерь ларының җәйге профиль сменаларында;
  • 676 кеше – җәйге стационар лагерьларда;
  • 2500 кеше – көндезге лагерьда;
  • 430 кеше – хезмәт һәм ял лагерьларында.

Авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге балалар өчен Яшел Үзән муни ципаль ра йонының 300 баласы Татарстан Республикасының шифа ханәләрендә һәм балаларны савыктыру лагерьларында җәй ге ялын уздырачак.

Моннан тыш, каникулда Яшел Үзән муниципаль ра йонының предприя тие ләрендә һәм барлык төр милек оешмаларында балаларны һәм яшьләрне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Җирле халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, каникуллар вакытында балигъ булмаган балаларны һәм студентларны кабул итү саны 600 кеше тәшкил итәчәк, шул исәптән 300е – шәһәрдә, 300е – районда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев