Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар брейн-рингка чыкты

22 ноябрьдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге ветераннары һәм җәмәгать эшлеклеләре 1997 елдан бирле ел саен уздырыла торган Халыкара толерантлык көненә багышланган брейн-ринг уздыруда катнашты.

Балалар иҗаты үзәгендә уздырылган бу чарада мәктәп укучыларыннан торган 9 команда катнашты.

 

Укучылар каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре  буенча  ЯҮМР башлыгы ярдәмчесе, коррупциягә каршы комиссия сәркатибе Андрей Леухин чыгыш ясады. Андрей  Викторович толерантлыкның мәгънәсен аңлатты. Эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы әгъзасы Ирина Хрычева мондый чараларның бер-берең турында күбрәк белергә, һәр кешене шәхес буларак хөрмәт итәргә өйрәтүе турында сөйләде.

Жюри составында эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, эчке хезмәтләрнең отставкадагы полковнигы Алексей Карин, полициянең отставкадагы полковнигы  Ринат Ибраһимов, милициянең отставкадагы подполковнигы Мария Тикунова, отставкадагы полиция майоры Рәшидә Вәлиева бар иде. Брейн-ринг программасына дәүләт символикасы, толерантлык һәм халыклар дуслыгы һәм шулай ук бала хокуклары буенча белемне тикшерү кертелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча   Яшел Үзәннең 11нче мәктәбе укучылары иң яхшысы дип танылса, 2нче урынны - 3нче гимназия һәм 3нче урынны 14нче мәктәп алды.

Лилиана Славкина

© Фото с сайта 16.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев