Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бүлмәсендә тәртипсезлек – шапшаклыктан ничек котылырга?

Балалар бүлмәсен ата-аналар бик нык ачуланганда, гадәттә, "дуңгыз абзары", дип атый. Бу зона "миналы кыр"ны хәтерләтә: тегендә – лего детальләре, монда – кәнфит кәгазьләре, шунда ук киемнәо аунап ята.

Җитмәсә, ул йогышлы чир кебек, башка бүлмәләргә дә тарала. Түбәндә сезгә, ата-аналарга балаларны «тәртипкә» салу өчен махсус шпаргалка тәкъдим итәбез.

Үзеңнән башла!

Балалар ата-аналарыны кабатлый. Шуңа да, берене чиратта, үзеңнән башла. Синең бүлмәңдә берәр нәрсә аунап ятмыймы?
Бала кечкенә вакытта, аның әйберләрен җыештырганда, моның турында аның аңына сеңдерә барырга кирәк. Мәсәлән, сез аның сөлгесен алып куясыз, ул сөтен эчеп бетергәч, шешәне юып, киптерәсез. Бу эшләрне башкарганда, ни өчен шулай эшләгәнегезне аңа әйтеп, сөйләп, аңлатып барыгыз.
Монтессори системасы тәжрибәсен кулланучы әти-әниләр 1,5 яшьлек бала тәртипкә өйрәнә башлый, дип саный. Әлбәттә, 8 яшьлек баланың әнисе үзе артыннан җыештырганда, моны сабыена аңлатып, сөйләп барса, бала әнисенә стресстан булыша торган витаминнар эчәргә кирәк, дип уйлаячак. Шуңа да яшүсмерләр өчен башка тәрбияви ысул-гамәл кулланырга кирәк.

Педагогика: әни – бергә – үзем...

Танылган педагог Юлия Гиппенрейтер фикеренчә, теләсә нинди мөстәкыйль эшкә бала гади схема буенча өйрәнә ала. Башта ата-аналар моны балага үзләре күрсәтә. «Кара, мин киемнәремне ничек шкафка төреп куям», ди алар. Аннары шул үк күнегүне бала белән кабатлыйлар: «Әйдә, синең киемнәреңне бергәләп шкафка төреп куябыз». Нәтиҗәдә, бала үз киемнәрен үзе куярга өйрәнә. Баланы мактап торсаң, бу аны тагын да үсендерә, канатландыра. Моңа, әлбәттә, сабырлык, түземлек кирәк.

«Куянның хәтере калган» методы

Бу ысул бөтен уенчыкларын хәтерендә тоткан балаларга туры килә. Үз әйберләрен җыярга яратмаучы балаларга туры килүче иң популяр ысул бу. Аның тәртибе бик гади: җыелмаган уенчыкларны чүплеккә тотып аталар. Балага болай дип әйтергә мөмкин: «Син калдырып киткәч, куяннның хәтере калган да, ул китеп барган» яисә «Уенчыклар синең начар тәртибеңнән туйган».

Мәктәп укучылары белән инде үзеңне башкача тотарга кирәк. Монда гаилә башлыгы - әти кешегә кушылырга кирәк. Ягьни, берничә тапкыр кисәтеп тә, баланы тыңлатып булмый икән, баланың яраткан джинсасы, дәфтәрләре дә якын-тирәдәге чүплеккә очачак. Күпләр бу ысулны нәтиҗәле дип исәпли. Бала үз әйберләрен үзе җыештыра икән, аны мактарга да онытмагыз.

***
Эргономика турында да онытмагыз! Бәлки сабый, кирәкле киштә һәм тартмаларга буе җитмәгәнгә киемнәрен, әйберләрен тутыра алмыйдыр?:) club27455327 төркемендәге мәгълүмат кулланылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев