Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар белән карантин каторгага әйләнмәсен өчен 5 алтын кагыйдә

1.Карантин - социаль изоляция өчен сәбәп түгел. Яшәсен скайп һәм башка видеомессенджерлар. Карантинда утырмаган якыннарыгыз белән аралашу тирәлеген төзегез - ноутбук өчен уңайлы урын табыгыз, теләгән һәркем кадрга керерлек итеп урнашыгыз. Хәзер дуслар белән онлайн-чәй эчә аласыз, алар белән сез чынлыкта 14 көннән соң гына очрашачаксыз.

2. «Котырынып» алу өчен үзегезгә урын ясагыз. Бик эчендә утырган балалар ата-аналарын акылдан шаштырырга мөмкин. Чөнки аларга физик активлыкның булмавы авыр. Балалар көн саен сикеренә, котырына, кирәк икән – кычкыра алырлык урын булдырыгыз. Ул, тынычлык яратучы якыннарыгызның күңеленә тимәслек булсын. Балалар өчен актив - качышлы, күз бәйләш кебек уеннар оештырыгыз. Иртәләрен бергә зарядка ясагыз.

3. Гиподинамиядән качыгыз. Балалардан аермалы буларак, өлкәннәрнең физик активлыкка ихтыяҗы юк, әмма даими рәвештә утырырга да кирәкми. Гиподинамия йокы һәм ашкайнату бозылуга китерә. Көненә ярты сәгать булса да физкультурага (интернетта бик күп күнегүләр комплекслары бар - йога дәресләреннән алып дзюдога кадәр) багышлагыз. Күнегүләр алдыннан бинаны яхшы җилләтергә онытмагыз.

4. Бюджетны кабат санагыз. Моңа кадәр мәңге куллар барып җитмәс тагын бер эш: гаилә бюджетының исәп-хисабы. Кирәкле программаларны алыгыз, соңгы ярты елда үз чыгымнарыгызны санап карагыз - һәм аларны киләчәккә оптимальләштерегез.

5. Үзегезгә һәм бер-берегезгә сакчыл булыгыз. Үзегез турында кайгыртыгыз - ваннада ятыгыз, йокыгыз туйдырырга тырышыгыз, сезгә нәрсә ошый, шуның белән шөгыльләнегез, үзегезгә күңелле вак-төяк нәрсәләр рөхсәт итегез. Балага нәрсәдер тыярга яки рөхсәт итәргә, дигәндә - рөхсәт итегез. Вак талашуларны хупламагыз. Әкрен генә музыка тыңлагыз, яхшы, оптимистик фильмнар карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев