Балалар бакчасында янгын
26 августта 16.49 сәгатьтә Казанның Константиновка бистәсендәге «Балалар җире» шәхси балалар бакчасында янгын чыккан. Балалар һәм хезмәткәрләр бакчадан мөсткәкыйль рәвештә үзләре чыккан. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Балалар җире" бакчасы лицензиясез һәм рөхсәт документларыннан башка эшләгән. Ул шулай ук балалар бакчалары реестрына кертелмәгән. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре биредә беркайчан да булмаган, чөнки җирле үзидарә органнары Константиновка бистәсендә шәхси балалар бакчасы төзелгәнлеге турында хәбәр итмәгән.
Рәсми булмаган чыганаклардан алынган хәбәр буенча, анда балалар бакчасы законсыз эшләгән. Уку татар телендә барган, һәм ул үзен тирә-юньдә мөселман балалар бакчасы буларак таныткан.
Янгын вакытында балалар бакчасында 14 бала һәм ике өлкән кеше булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев