Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бакчалары төзелеш мәйданчыкларында рейд үткәрелде

***

Пәнҗешәмбе, 18 июльдә, «Бердәм Россия» нең эшче төркеме Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча Питрәч һәм Лаеш районнарында балалар бакчалары төзелеше буенча рейд үткәрде. Рейдта катнашучылар төзелешнең яхшы темплар белән баруын билгеләп үттеләр һәм халыкны контрольгә активрак җәлеп итүне сорадылар.

Милли проектлар 2019 елда старт алды. 2019-2021 елларда Татарстанда 12 юнәлеш буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бюджеттан 44,6 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу 690 объект төзергә һәм модернизацияләргә мөмкинлек бирәчәк, алар арасында мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәни һәм спорт объектлары, юллар, коммуникацияләр, чистарту корылмалары бар. 2019 елның февралендә ТР Дәүләт Советының «Бердәм Россия " фракциясе карары белән Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде. Төркем даими нигездә илкүләм проектларның һәркайсы буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрә, шулай ук урыннарда контроль рейдлар үткәрә.

Мәгүлүмат Татар-Информ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев