Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балага үрнәкне ата-ана күрсәтә

Һәр кеше баласының акыллы, сәламәт булып, төрле түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә актив йөреп үсүен тели. Әмма, шул ук вакытта, баланы урамда дөрес йөрер гә өйрәтергә вакыт тапмый. Ничек кенә булса да, бала хакына вакытны кызганмаска кирәк.

– Бала тәрбияләүдә иң мөһиме – ата-ана өчен «минем кебек бул» принцибы булырга тиеш, – дип сөйли Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы Валерия Феоктистова. – Балада юлда үзен имин тоту күнекмәләре формала шыр га тиеш. Шуңа күрә аңа башта үзегез үрнәк күрсәтегез. Руль артында икәнсез, тизлек режимын сакларга, куркынычсызлык каеш ларын эләктерергә, автомобильдә алгы утыргычка 12 яшькә кадәрге баланы утыртмаска кирәк. ЮХИДИ инспекторларының йөз тапкыр кисәтүенә караганда, ата-ана үрнәге күпкә нәтиҗәлерәк. Онытмагыз, әгәр сез үзегез юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозасыз икән, ул чакта бала да шундый булачак!

– Беренче чиратта баланың игътибарын нәрсәгә юнәлтергә кирәк?
– Подъезддан чыкканда ук баланың игътибарын куркыныч һәм куркынычсыз юл участокларына юнәлтергә тырышыгыз. Бу хакта һәр көнне аның хәтеренә төшереп тору да мөһим.

Балаларга туктап торган транспорт чарасы артыннан юлга чыгуның бик куркыныч булуын аңлатыр га, әмма, өйрәтү барышында, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк.

Әйтик, мәктәпкәчә яшьтәге баланың күз күреме киңлеге бик тар була. Шуңа күрә ул якынлашып килүче автомобильне күрмәскә мөмкин. Ә мәктәп укучысында машинаның нинди тизлек белән килүен билгеләү сәләте булмый. Бала автомобильгә карап торса да, ул аны күрә дигән сүз түгел әле. Үз уйлары белән мавыгып, ул якынлашып килүче транспорт чарасын сизми дә кала ала. Ә яшүсмерләрдә курку хисе булмый, алар як- якка карамыйча юлга батыраеп чыга. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары автомобильне бөтенләй куркыныч дип кабул итми. Аларның хәрәкәтчәнлекләре сакчыллыктан өстенлекле була.

Без барыбыз да юл-транспорт шартларында кагыйдәләр һәм нормалар үтәргә кирәк булган җәмгыятьтә яшибез, бу балаларга да кагыла, әмма аларның аерым категориягә керүен онытмыйк.

– Статистика буенча бәхетсезлек очраклары юлларда түгел, күбрәк ишегалларында чыга...
Моның сәбәпләре төрле. Мә сәлән, әти-әниләр дә дүрт яшькә кадәр балаларның машинаның кинәт туктый алмавын, 6 яшькә кадәргеләрнең тавыш буенча начар ориентацияләнүен, 8 яшькә кадәр балаларның тирә-якны тулысынча күрә алмавын белми. Ун баланың тугызы якынлашып килгән автомобильне күргәч, туктап калачак һәм куллары белән йөзен каплаячак. Чөнки аларның психикасы шундый.

Европада балалар киемнәренең барысында да яктылык кайтаргыч элементлары бар. Һава торышы начар булганда, киемдә яктылыкны чагылдыручы элемент (фликер) булган җәяүлеләр 150 метр ераклыктан күренеп тора.

Статистика буенча, Европа илләрендә, Канада, Австралия, Яңа Зеландия һәм Япониядә юллар куркынычсыз булып санала. ЕС илләрендә йортлар янында: «Монда бала яши. Шуңа күрә үз балаң яшәгән кебек йөр!» дигән билгеләр эленгән.

Безнең илдә балалар травматизмы башка илләрдәгедән дистәләрчә һәм йөзләгән тапкыр артып китә. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук өйрәтүнең зарурилыгы арта. Юлларда кызыл төснең тыю билгесе булуын өйрәтү баланы бәла-казадан коткарып кала. Ә моңа бары өлкәннәр генә өйрәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев