Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала җәзалаган ирне алты елга утыртканнар

Бу заманда ниләр генә булмый да, ниләр генә ишетмисең. Менә шулай прокуратурага бала сәламәтлегенә зыян китергән 41 яшьлек иргә гаепләү чыгарып, аның эшен судка җибәрергә туры килгән.

Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Артур Салихов сөйләвенчә, бу кансыз ир исерек хәлдә булып, 3 яшьлек баланы чын мәгънәсендә җәзалаган. Башта ул аның битенә өч тапкыр суккан. Аңа  йодрык кына аз күренгән ахрысы, кухня пычагы белән баланың тәненә 12 тапкыр кадаган. Бөтен булган ачуын бер гаепсез баладан алган. Нәтиҗәдә баланың умыртка сөягенә, битенә, башына, күкрәгенә зыян килгән. Бу вәхшилек сәламәтлеккә авыр зыян салу буларак квалификацияләнгән.

Шулай булса да, судта  җинаять­че гаебен танымаган. Бу хәлне бала үз-үзенә зыян китерү белән аңлатыр­га маташкан.
Суд ирне гаепле дип танып,  
6 ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән. Җинаятьче срогын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә тутырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев