Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала тугач чалына торган корбан

Сорау: «Тиздән балабыз туачак. Сабый тугач, аңа багышлап корбан чалулары турында ишеткән идем. Шул хакта тулырак аңлатыгыз әле».

Җавап: «Бала туу хөрмәтенә чалына торган корбан — гакыйка корбаны дип атала. Гадәттә кыз бала туса бер сарык, ир бала туса ике сарык чалалар. Без татарларда киң таралган Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча әлеге корбан катгый сөннәт түгел ә бер саваплы эш булып кына санала һәм гакыйка корбанын чалмаган өчен гөнаһ юк. 
Бер хәзрәт гакыйка корбаны хакында болай сөйләгән иде. Берничә айлык оныгы кинәт каты авыра башлагач үлер инде дип читтә Ислам институтында белем алучы малаена (баланың әтисенә) дә хәбәр салалар — сабыеңны кайтып күреп кал авыр хәлдә дип. Хәзрәт бик кайгыра, аптырагач гакыйка корбаны чалырга ниятли (алар бала тугач та чалмаган булалар). Әлеге корбанны чалып дога кылгач та та баланың хәле яхшыра башлый, ул савыга. 
Гакика корбанын чалу тәртибе 
Корбанны чалыр алдыннан чалучы: «Ният кылдым улым (оныгым, кызым) яисә фәлән улы яки кызы фәлән туу хөрмәтенә гакыйка корбанын чалмакка» дип ният әйтә һәм гадәттәгечә мал чалгандагы кебек «Бисмилләһи Аллаһү әкбәр» дип әйтеп хайванны бугазлый. Малны баланың әтисе чалырга тиеш. Чала алмаса бабасы яисә башка берәр туганы чалса яхшы. 
ihlastan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X