Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала табучы аналарга өстәмә түләүләр

Татарстан авылларында яшәп бала табучы аналарга ниндидер түләүләр каралган дип ишеттек. Бу дөресме?

– Әйе, Татарстан авылларында яшәүче хатын-кызларга бала тапкан өчен 50 һәм 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан яшь әнигә 50 мең сум, ә 29 яшенә кадәр өченче баласын тудырган авыл хатынына 100 мең сум пособие тиеш.
Шәһәрләрдә көн итүче ялган авыл хатыннары артмасын өчен, республика хакимияте чикләүләр керткән: мондый түләүләр бары тик авылда өч елдан да ким яшәмәгән аналарга гына биреләчәк.
Әлеге пособиене алу өчен, яшәү урыны буенча урнашкан республика матди ярдәм үзәгенә гариза язып тапшырырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев