Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала җәмәгать транспортында ничә яшькә кадәр түләүсез йөри ала?

– Җәмәгать транспортында бик еш кына балалы пассажирлар һәм кондуктор арасында, баланың ничә яшькә кадәр түләүсез йөри алуы мәсьәләсе буенча низаг чыга. Автобуста балага ничә яшьтән билет алырга кирәк?

– Закончалык буенча, пассажир балаларын автобуста, аерым урында утыртмыйча, җиде яшькә кадәр түләүсез йөртә ала. Ягъни, аның белән 5 яки 10 бала булса да, аларның барысы да бушлай басып барырга хокуклы.
Аерым утыру урыныннан башка гына бушлай йөри. Бу, җәмәгать транспортында түләмәгән баланың аерым урында утырып бару хокукы юк, дигәнне аңлата. Әти-әнисе яки озатып баручысы аны итәгендә тотарга тиеш. Әмма, әгәр дә хәрәкәтләнүче составта буш урыннар җитәрлек икән, бала, әлбәттә инде, аларның берсенә утыра ала.
Раслаучы документлар. Кондукторның, баланың транспортта бушлай йөрү яшен дәлилләүче документ  (туу турында таныклык яки әти-әнисенең паспортын) күрсәтүне таләп итүе, законлы. шуңа күрә, андый документны пассажирга үзе белән йөртү мәҗбүри.
Бушлай йөрергә әти-әнисе түгел, ә бары тик җиде яшькәчә бала гына хокуклы. Ул кем белән булуына карамастан – түләми.
«Җиде яшькәчә» ни дигәнне аңлата? Законны кулланганда, баланың тулы яшен исәпкә алалар. Димәк, ул сигез яше тулганчы җәмәгать транспортында түләүсез йөри.
Мәктәпкәчә яшьтәге һәм җиде яшькәчә – икесе ике төрле аңлатма. 8 яше тулмаганнарның бушлай йөрү хокукы бар. Аларның инде 8 тулганчы ук мәктәптә уку-укымаулары мөһим түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бесплатный проезд правила проезда детей в общественном транспорте