Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бакырчымда таңнар ата»

Әй, Бакырчым, минем туган җирем, Тирә-якта сиңа тиңнәр юк! Туган авылының чын патриоты, аның әле бик күп гасырлар яшәвен бар булганы белән теләп, киләчәге, язмышы өчен ихлас борчылучы шәхес, бакырчылы Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип тирән мәгънә салынган исем астында 287 битле китабы яңа гына табадан төшеп, дөнья күрде.

Бакырчының тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен, халкының тормышын, гомумән, бик күп мәгълүматны үз эченә сыйдырган күпьеллык хезмәт – чын мәгънәсендә, хөрмәтле педагогның якташлары, киләчәк буын өчен бәяләп бетергесез мирас.
Әлеге басманы кулына алып уку бәхетенә ирешкән башка авыл кешеләрендә, һичшиксез бакырчылыларга карата ак көнләшү хисе туачак. Ник, дигәндә, һәр төбәкнең тарихын әзме-күпме белүче, буыннан-буынга бирелеп барган истәлекләрне хәтерләүче олы буын вәкилләре мәңгелеккә китеп бетеп бара. Шулай итеп, хатирәләр белән бергә авыллар да онытыла. Эх, булсын иде һәр җирнең шундый битараф булмаган берәр Рәйханә апасы! Ташка басып калдырсын иде авылы һәм кешеләре тарихын!
Ә китап, чынлап та, бик кызыклы, һәр язма диярлек фотосурәт белән тулыландырылган, шигъри юллар белән бизәлгән, бер сулышта укып чыгарлык җиңел телдә язылган. Аны Бакырчының энциклопедиясе дип әйтерлек хәтта. Бу авылның нәсел-нәсабәсе, шәҗәрә, кушаматлар, исем-фамилияләре генә түгел, анда һәр сукмак, һәр чокыр турында аңлатма бар. «Бакырчымда таң ата»ны укыганда, чыгышы белән шуннан булган һәр кеше биредә үзен, үзенең яланаяклы балачагын, уйнап үскән дусларын, туган нигезен, гомумән, күңеленә газиз һәм кадерле ядкарьләрен табачак.
Гомере буе балаларга белем биргән, югары бүләкләргә лаек булган остаз, тынгысыз җан Рәйханә Зәйнуллина бүген дә халкына хезмәт итә. Үзенең саллы, тәрбияви, милләтпәрвәрлек белән сугарылган язмаларыннан, мәгънәле шигырьләреннән «Яшел Үзән» газетасы укучыларын өзми. 2016 елда «Мин көзләргә гашыйк» исемле басмасы төшкән таба әле суынып та өлгермәгәндер, һәрвакыттагыча кояштай балкып редакциябезгә Рәйханә апа инде өр-яңа китабын күтәреп килеп керде. Без аңа сокланабыз һәм рәхмәт әйтәбез. Алга таба да бүгенге яшәү энергиясе, иҗат чишмәсенең саекмавын, сау-сәламәт булуын телибез. Укучыларын тагын да яңа хезмәт җимешләре белән озак еллар сөендерергә язсын!

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Бакырчы