Бакырчыда – фаҗига
Яшәеш

Бакырчыда – фаҗига

3 ноябрьдә исә Бакырчыда сарай януы турында хәбәр килеп ирешә. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк.

– Янгын көндезге өчләр тирәсендә башланды, барысы да коточкыч иде. Әле дә ярый янгын сүндерүчеләр килгәнче, авыл халкы бердәмлек күрсәтеп, чиләкләп су ташыды.  Утның өйгә күчү куркынычы бик зур иде, – дип сөйли янгынны сүндерүдә катнашучы.
Күпчелек очракта аянычлы вакыйгаларның сәбәпчесе ут чыбыкларының төзек булмавы. Шуңа да Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны ут чыбыкларын тикшереп, төзеклеген карап торырга, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Үзебезгә һәм якыннарыбызга игътибарлырак булсак иде.

Фото: https://vk.com/firefighter8ofpsrt


Нет комментариев