Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчыда Аналарны зурладылар

Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан аналар бу көнне Бакырчының яңа клубы сәхнәсендә иң кадерле кунак иде.

Еллар авыр диеп тормаганнар, бер-бер артлы итәк тутырып сабыен да тапканнар, эшен дә калдырмаганнар. Олы йөрәкле, киң күңелле әниләрне Бакырчы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева Аналар көне уңаеннан бәйрәмгә җыйды.


Шөкер, бу ханымнарның бүген барысы да кадер-хөрмәттә генә яши. Бәйрәмдә балалары, оныклары сәхнәгә чыгып иң эчкерсез, җылы сүзләрен җиткерде, чәчәкләр бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев аналарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды, чәй табыны артында дәвам итте. 
Исәнлек, тыныч тормыш, күңел көрлеге сезгә, кадерле әниләр!!!

Фотолар Бакырчы авылы төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин! Күңелләрдә калырлык җылы бәйрәм кичәсе уздырганнар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы!!!

      Теги: День матери Мама Яшел Узэн

      2
      X