Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчы шаккатыруын дәвам итә

Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.

Бер көндә бер шугалакта әбиләрне дә, 70-80 яшьлек бабайларны да, мәктәп укучыларын да күргәнегез бар идеме? Минем – юк. Бакырчы халкы күрмәгәнне күрсәтә белә шул ул! Әлеге мәйданчык, шушы авылда туып үскән Рафикъ Бәхтияров бүләге.


– Авыл уртасындагы күлнең бер читендә балаларның тимераякта шуып йөрүләрен күргәч, йөрәгем авыртып куйган иде, куркыныч бит. Шул көннән соң авыл яшьләренә шугалак кирәк икән дигән фикер тынгылык бирмәде. Шөкер, бу максатыбызны да тормышка ашырдык. Иң мөһиме үсеп килүче буын спорт белән шөгыльләнсен, авылыбыз бетмәсен иде, – дигән теләкләрен җиткерде Рафикъ Бәхтияров мәйданчык ачылу тантанасында. 
Укша елгасы буендагы бу урын ташландык хәлдә һәм еш кына су баса торган була. Аны үзәнлектән күтәрү өчен ком, балчык ташырга, күп көч түгәргә туры килә.

Ут белән яктырту, мәйданны тиешле шартларга җиткерү өчен Җәүдәт Сафиуллин җитәкчелегендә авыл яшьләре дә тырышлык күрсәтә. Әйе, бакырчылыларның бердәм булуын язып торырга да кирәк түгел инде. Алар моны эш-гамәлләре белән даими күрсәтеп тора. 

«Шугалак» бәйрәмендә дә мәйданда мәчет картлары белән авылның яшь ир-атлары, ханымнар белән кызлар, балалар белән мәктәп укучылары хоккей ярышында көч сынашты. Һәм Рафикъ абыйлары җиңүчеләргә генә түгел, ә һәр катнашучыга да бүләк әзерләгән иде.
Самавырда гөжләп чәй кайнады, коймак, ботка пеште. Ә кышкы матур көндә тирләп-пешеп хоккей уйнаганнан соң, урамда тамак ялгап алуы үзе бер рәхәт инде ул. Бүген исә Бакырчы яшьләре, балалары вакытларын компьютер алдында түгел, ә шугалакта уздыра. Тимераякта шуып, буш вакытыңны саф һавада уздыруга ни җитә соң?!

Фотолар Бакырчы авылы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакырчы авылы шугалак