Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчаны кече улым исеменә күчерә аламмы?

– Мин 6 сутыйлы бакча һәм шунда йорты булган пенсионерка. Минем аны яшь буынга күчереп рәсмиләштерәсем килә. Ике зур улым бар. Кечкенәсе бакчага даими барып йөри, төзекләндереп карап тора. Олы улым ерактарак, шуңа ул бакчада елына 1-2 була. Барып эшләгәне юк, акчалата гына ярдәм иткәли. Йортны кече улым үз куллары белән салып чыкты, ә зурысы травма алу сәбәпле, төзелештә катнаша алмады, әмма башта еш барып йөрде. Өлешчә финанслады, «алып кил, бир» дәрәҗәсендә генә булышты, ашарга пешерде. Миңа калса, кем кирпеч салган, шул хуҗа. Шуңа күрә бакчамны кече улым исеменә күчерәсем килә. Тик, олысы, көтмәгәндә, мин шулай итә калсам, суд аша даулаячакмын диде. Ул чынлап та бүләк итү килешүенә каршы чыга аламы? Үз улым белән бер дә судлашып йөрисем килми.

– Хосусый милкегез булган җир участогы һәм йорт белән идарә итү сезнең хокукта. Юридик яктан караганда, хәл түбәндәге рәвештә: олы улыгыз төзелештә һәм бакча эшләрендә шулай ук катнашкан. Акча биргән, аерым йөкләмәләрне үтәгән. Хәтта гаилә әгъзалары өчен ризык әзерләү дә юк нәрсә түгел, ә уртак хезмәткә өлеш кертү. Шуңа күрә ул, әлеге дачаның күпмедер өлеше аңа тиешле дип уйларга хокуклы. Кече улыгызга аны бөтенләе белән бүләк итүегез белән килешмичә, әни мине варислыктан мәхрүм итте, дип, суд аша мондый килешүгә каршы чыга ала. Ә судның нинди карарга килүе – икенче мәсьәлә. Хаттан күренгәнчә, сезнең арада уртак йорт салу турындагы килешү төзелмәгән. Балалар бары тик аналарына булышканнар һәм аларның ярдәм итү дәрәҗәсе төрле. Ана кеше әлеге күчемсез милекне, кем көчне күбрәк керткән, шуңа бүләк итәргә карар кылган. Бу законлы. Шуңа күрә, суд зур улыгызның таләбен канәгатьләндермәстер. Ә хат авторының улы белән судлашудан соң уңай хисләр кичерү-кичермәве – икенче мәсьәлә. Һәм аның икенче юлы да бар бит. Мәсәлән, күчемсез милекне ике балага да мирас итеп калдыру. Аның белән нишләргә кирәген, сез үлгәннән соң, алар үзара хәл итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ИКЕСЕНДЭ АЕРМАГЫЗ хэзерге заманда ботенебездэ шул утларда янабыз.Энилэргэ шартларга гына.