Бакчадагы борча коңгызыннан ничек котылырга?
Бакчадагы культураларга һөҗүм ясаучы борча коңгыздан котылу юллары.
Борча коңгыз көл белән тәмәке тузаныннан курка. Аларның икесен бергә кушып, зыян күргән җимеш куакларына сибегез. Кара яки кызыл борыч та булыша, бергә кушып, шулай ук сибеп чыгыгыз. 2 литр суга 1,5 бал кашыгы 70 процентлы аш серкәсе салып болгатыгыз. 10 литр суга бер тюбик теш пастасы салып болгатыгыз, 50 гр дегет сабынын да кушарга була. Бакча җиләгенә ияләшкән булсалар, теш порошогы да сибәргә мөмкин.
Фото: 7dach.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев