Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчада җимеш агачларын көзге кисү: үсемлекләргә зыян китермәс өчен, аны ничек дөрес эшләргә?

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА киңәш итә. Бакчада җимеш агачлары һәм куаклар утырту белән шөгыльләнергә вакыт җитте.

Кайбер үсемлекләрне кышкы сынау ларга дөрес әзерләргә кирәк, икенчеләренә дошманнардан (корткычлардан һәм авыру кузгатучылардан) коткару өчен «прическа» ясарга туры килә, өченчеләре вегетация чорында зыян күргән һәм аларга ашыгыч рәвештә белгеч ярдәме таләп ителә.

Шулай итеп, җиләк-җимеш культураларын кырку, сирәкләү турында сөйләшик. Бу үсемлекләрне көзге кисүне яфрак коелганнан соң башкарырга кирәк, бу вакытта сок хәрәкәт итү туктый һәм агачлар өчен тынлык чоры башлана. Ә процессны салкыннар башланганчы тәмамларга кирәк.
Үсемлекләр өчен имгәнгән яки куе ябалдашлы килеш кышлау куркыныч, шуңа күрә көз көне барлык культураларны сирәкләү һәм санитар кырку кирәк. Санитар кисү барышында агач сынык, уңыш бирми торган һәм кипкән ботаклардан арындырыла. Корткычлар һәм авырулар белән зарарланган ботакларга аерым игътибар бирергә кирәк. Мондый урыннары яфрак койганнан соң аеруча яхшы күренә.
Сирәкләүгә килгәндә, ябалдаштагы яктылык керүгә комачаулый яки бер-берсенә бәрелеп ышкылып, кайрысына зыян китерә торган ботакларны кисәләр.

Кәүсәдән очлы почмак ясап өскә үскән яшь ботакларны да артык дип санарга була. Шулай ук, үзәк һәм скелет ботакларга чыккан үсентеләрне «волчок»ларны да кисәргә кирәк.

Бер кискәндә берьюлы күп санлы эре ботакларны юк итәргә ярамый. Бу агачны шактый көчсезләндерергә һәм хәтта, алга таба, авыруга һәм бөтенләй коруга китерергә мөмкин. Авыру билгеләре булган, сынык яки коры ботаклар һәрвакыт беренче чиратта кисеп атыла.

Эре ботакларны кискәннән соң, агач яралары бакча «вар»ы яисә майлы буяу яки башка төрле яра төзәтерлек чаралар белән сылана. Үткен, сыйфатлы һәм чиста инструмент кулланырга тырышыгыз, чөнки тупас корал белән алга таба озак төзәләчәк ертык яралар ясарга мөмкин.

Биек агачларны кискәндә бас кычлар яки югары ботакларны кисү өчен махсус инструмент кулланырга тырышыгыз. Агач ботакларына басып эшләү киңәш ителми – агачка җитди зыян китерергә мөмкин.

Җимеш агачларын кискәндә истә тотарга кирәк булган барлык төп мизгелләр менә шулар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев