Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итәләр

14 апрельдә бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны читтән торып кабул итәчәк.

Түләүсез юридик ярдәм 2022 елның 14 апрелендә 8:00дән 12:00гә кадәр 8(843) 500-00-76 телефоны номеры буенча күрсәтеләчәк. Беренчел хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр:

- Россия юристлар ассоциациясенең ТРО Идел буе җирле бүлекчәсе рәисе, Татарстан Республикасының Атказанган юристы, Регионнар белән фәнни-тикшеренү эшләре һәм элемтәләр буенча Проректор (НИР һәм СР), “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе профессоры Алексеев Сергей Львович;

- «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең АПК продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Фомин Владимир Николаевич;

- «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең АПК продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Шилов Валентин Николаевич;

- Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе, Россия Бакчачылар берлеге Президиумы әгъзасы Дейнекин Владимир Федорович.

 

"Россия юристлары ассоциациясе" ТРО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев